Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шкаф шыплап тулган: киелми торган киемне кая куярга?

Сезнең дә күпмедер киелеп тә, ташларга жәл булган киемнәрегез бармы ул? Шкафны җыештырган саен, берничә секунд шул киемнәрне кулда тотып аптырашта уза. “Ярар, бу юлы тыгып торыйм да, икенче юлы ташлармын” дигән сүзләр белән ул киелми торган, әмма кадерле киемнәр кабат шкафның иң өске киштәләренә “юл тота”. Аларны ничек итеп урамдагы чүплеккә чыгарып атарга яки яндырырга кул барсын ди?! Яшьлек хатирәңне чыгарып ыргыту белән бер бит ул!

 

https://intertat.tatar/upload/турция%20фото%20чүплек.jpg

Төркиядә, әйтик, урамда таушалмаган кием, аяк киеме салу өчен махсус контейнерлар бар. Сумкаларны да шул ук контейнерларга салырга мөмкин. Бу әйберләр һәммәсе дә мохтаҗларга тапшырыла. Каткан ипи өчен дә аерым урналар тора. 

Без кулланышта булган киемнең язмышын хәл итүнең төрле юлларын эзләп карарга булдык. Киелмәгән киеменнән арынырга ярдәм итүчеләр арасында табыш алу теләге белән йөргәннәр дә, мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә бар икәнен ачыкладык. 

Башкаларга булышуны күздә тотучылар колагына: инде бер айдан артык Казанның Борһан Шаһиди, 26 нчы йорт адресы (“Модная семья” кибете артында) буенча мохтаҗларга бушлай ярдәм пункты - “Приют” эшли. Биредә кием-салым да, бозылмый торган продуктлар да, төрле көнкүреш кирәк-яраклары да кабул ителә.

https://intertat.tatar/upload/кием%20бу%203.jpg

Проект кураторы, Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов әйтүенчә, җинаять өчен җәзасын үтәп иреккә чыкканнар өчен кием-салым җыю ике ел элек традициягә кереп киткән.

– Күбрәк хатын-кызлар һәм балалар киемнәре китерә башладылар, аларның артык калганнарын туберкулездан дәвалый торган хастаханәләргә дә җибәрә башладык. Җыелган кием белән башка категория мохтаҗларны да тәэмин итү турында уйлый башладык. Бу мәйданчыкны оештыруга икенче сәбәп – Лаеш районы Сокуры авылында үзебезнең Корбан комплексы бар. Ит күп җыела, ә итне каядыр урнаштыру безнең амәнәт бит. Былтыр ноябрь аенда Җиңү проспекты урамында без атнага ике тапкыр Газель белән килеп, мохтаҗларны ашата, киендерә башладык. Бу үзәкнең бер юнәлешенә әйләнде. Хәзер инде арендага җир алдык та, павильоннар куйдык. Көн саен Корбан итеннән аш, боткалар пешерелә. Көндезге 11 ләргә термосларда китерәләр. Шулай итеп, көнгә бер тапкыр мохтаҗларны итле ризык, кайнар чәй, ике телем ипи, берәр прәннек белән тукландырабыз. Ә тәүлек дәвамында тиз пешә торган ашлар пешереп бирәбез, кайнар чәйләр ясыйбыз. 

Бу урынны тиктомалга сайламадык, сул якта тотылган киемнәр сатыла торган базар. Сатучылар үзләре дә бик мохтаҗлар, кечкенә пенсия алып яшәүчеләр. Монда бөтен шәһәрдән акчасыз, авыр тормыш хәленә калган кешеләр килеп киенә. Анда 5-10, 20, 100 сумга да кием алып була. Безнең икенче ягыбызда бер корылмада яраклылык вакыты чыккан продуктлар сатыла. Анда бөтен продукция ярты бәясеннән озатыла. Шулкадәр мохтаҗ әбиләр бар, мәсәлән. “Кая барыйм соң, ярый әле, ризыкны ярты бәясеннән булса да сатучы шушы җир бар” диләр. Бездә “бомж”лар гына киенә дип уйлаучылар бар, ләкин бу алай түгел. Бездә йорт-җирсезләр 25 процент тирәсе генә, нигездә, яклаучысыз, ялгыз пенсионерлар килә, - дип сөйләде Азат Гайнетдинов “Интертат”ка.

https://intertat.tatar/upload/кием%20бу%207.jpg

Кыскасы, бирегә килүче мохтаҗлар тамак та ялгый, кирәкле кием дә сайлап ала. Азат Гайнетдинов бу мәйданчыкта көн саен 150-200 ләп порция кайнар ризык таратылуын әйтте. Салкыннар башлану белән калынрак киемнәргә ихтыяҗ арткан.

– Көненә 100 дән артык кешене киендерә башладык. Мохтаҗ гаиләләр күп килә. Иң кызыгы, Чувашия, Марий Эл кебек күрше төбәкләрдән дә күп киләләр, - ди Азат Гайнетдинов.

Мөфтият ярдәм итә

Бу проектка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә теләктәшлек күрсәтә.

– Берара кием кими башлаган иде. Бирегә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт килеп китте. Ул эш оештырылышын үз күзләре белән карап чыгып, кием җыюны мәчетләрдә дә игълан итте. Хәзер Казан мөхтәсибәтләрендәге мәчетләрдә безнең өчен кием җыялар. Җомга вәгазендә имамнар безнең мәйданчык турында сөйләгән. Киемнән тыш, бозылмый торган ризык, бәрәңге, кишер, корбан итләре китерәләр. Хәзер яңгырлар ешаюын күздә тотып, тиздән киемнәрне зур түбә астына кертергә җыенабыз, - дип белдерде проект җитәкчесе.

Волонтерлар ярдәме кирәк!

Киемнәрне китердең дә, эше бетте түгел. Аларны кайсы сезонга туры килүенә карап, фасоны, үлчәмнәре буенча араларга да кирәк. Бу нисбәттән үзәк волонтерлар ярдәменә өметләнә. Ризыкка мохтаҗларны кайнар ризык белән тукландыруда пешекчегә дә ярдәм кирәк.

– Киемнәрне барлап эләргә дә кирәк. Безнең эш күләме зур, ә коммерцияле булмаган оешма булгач,  хезмәт хакы түләү мәсьәләсендә авыррак. Бәлки, авылдан килешли су һәм башка нәрсәләр китерүчеләр булыр. Без һәртөрле ярдәмгә шат. Бу проектны бердәм булып эшләсәк, безгә дә җиңелрәк булачак. Күп кеше киемен кая куярга белми. Ә монда без, милләтенә, диненә карамастан, мохтаҗларның һәркайсын киендерәбез. Ач, ялангач кеше җинаять юлына  басарга да күп сорап тормый, ә бу проект белән җинаятьчелекне кисәтәбез дип тә әйтергә була. Кеше, монда килеп, көненә бер тапкыр булса да кайнар ризык ашап, киенеп китеп булуын белсә, аның, кешенекен урлыйм, дигән уен башыннан чыгарып ата алыр идек. Ике атна кайнар чәй эчкәнем юк, дип елап рәхмәт укучылар бар бит, - дип ассызыклый Азат Гайнетдинов проектның әһәмиятен.

https://intertat.tatar/upload/азат%20гайн.jpg

Үзәк җитәкчесе Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкалатле вәкил аппараты, Татарстан Иҗтимагый палатасының да бу проектка теләктәшлек күрсәтүләрен билгеләп узды.

– Бүгенге көндә бер ел ашатырлык итебез бар. Быел Корбанда 5 тоннага якын ит әзерләп куелды. Күп балалы гаиләләр чыннан да мохтаҗ икән, итләтә дә бирәбез. Хәзер бит көз, гошер сәдакалары дигән әйбер бар. Базларыбыз бар, әгәр китерсәләр, яшелчәләрне шунда салып куяр идек. Башлап җибәргәндә, болай ук булыр дип уйламаган идем. Татарстанда мохтаҗлар чыннан да күп икән. Бер көнлек эшкә дә ала башладык. Шөкер, төзелеш компанияләре каршы килми. Эчкечелектән урамда калган кешеләр 1-2 көн акча эшләп, барасы җиренә билет сатып алып кайтып та китә ала. Атнага бер тапкыр шунда ук бушлай юридик ярдәм күрсәтәбез. ВИЧ ка тест та үткәрәбез. Хәзер мөфтияттән, берәр хәзрәт җибәрә башлыйбыз, диделәр. Бу кайбер төшенкелеккә бирелгән кешеләр белән психолог кебегрәк аңлату, инандыру өчен. Без көн саен ВКонтакте, Фейсбук, Инстаграмда көндәлек эшебез турында хисапларыбызны да урнаштыра барабыз, - ди Азат Гайнетдинов.

Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин изге Коръәндә язылган аятьтә, “әй, Адәм балалары, исраф кылмагыз, Аллаһы Тәгалә исраф итүчеләрне сөймәс” дип язылганын белдерде.

– Шушы аятькә таянып, галимнәр, исраф кылу хәрам диләр. Ягъни, исраф ул артыгын кылану, шулай ук, булганны юкка чыгару мәгънәсен үз эченә ала. Берәр нәрсәне артыгы белән куллану, куллана алган әйберне кулланмыйча ташлау дигән сүз. Киемгә килгәндә, әгәр киемнәр әйбәт хәлдә икән, әлбәттә, аларны ташлау ярамый, файдасын күрә алырлык кешеләргә тапшырырга кирәк. Әлбәттә, андый кешеләрне табып була, - дип ачыклык кертте Мәхмүт хәзрәт.

https://intertat.tatar/upload/кием%20бу%204.jpg

Мохтаҗлар өчен кием-салым җыюга, әйткәнемчә, мәчетләр дә үз өлешен кертә. “Кабан арты” мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин әйтүенчә, аларда бу юнәлештә эш август уртасында башланган.

– Без Борһан Шаһиди урамындагы ул мәйданга бик күп киемнәр илттек. Киемнәрне үзебез дә кабул итәбез, турыдан-туры шунда да җибәрәбез. Үзең кимисең икән, яхшы киемне кемгәдер кулланышка бирү хәерлерәк. Бу яхшы идея, ләкин бездә Төркиядәге кебек була алмас ул. Аларда халык күп китерә, бездә алай һәрдаим кием китерерләр дип уйламыйм. Бездә андый контейнер озаграк тулыр иде дип уйлыйм,  - ди ул.

Комиссион кибетләр: чүп-чар кабул итмибез!

Киелгән киемне тапшырып, бераз гына булса да табышына өметләнүчеләр дә бар. Андыйлар кием-салымны комиссион кибетләргә илтә, ләкин иске-москыны колач җәеп алам дип тормыйлар. Комиссион кибетләрнең берсенең хуҗасы Гүзәл Мусина әйтүенчә, кешеләр яхшы сыйфатлы әйберләрне генә алып килү кирәклеген аңларга тиеш.

– Бу ярлылар өчен кибет дип уйларга кирәкми, монда бары тик арзанрак бәядән сатып алырга киләләр. Кулланып яраксызга әйләнгән әйберләрне кабул да итмибез. Кешеләр чүп-чардан арынырга тели, ләкин кибет ул теләсә нәрсә китереп ташлый торган ангар түгел. Киемнәрнең бәясе 1 мең сум һәм аннан югарырак. Нигездә, 95 процент кеше аяк киеме, кием алып килә, ләкин йорт кирәк-яраклары, көнкүреш товарлары да алып килергә мөмкин. Әйтик, ике бертөрле әйбер бүләк иткәннәр, ди. Өендә тик ятканчы аның өчен акча алу яхшырак бит инде. Кием никадәр азрак киелгән, никадәр яңарак күренә, тизрәк сатыла. Ә сувенирлар, киресенчә, никадәр борынгырак булса, шулай яхшырак. Борынгы чын материалдан, фарфордан ясалган эшләнмәләрнең кыйммәте дә зур, - ди Гүзәл ханым.

Кибеткә сатуга әйбер калдыру кагыйдәсе болайрак: кеше башта аренда һәм киемне саклау өчен аена 10 процент күләмендә взнос кертә.

– Бу мине дә, аны да чүп-чар кертмәүдән гарантияли. Товарның бәясен хуҗасы белән бергә билгелибез. Күпмедән сатарга теләгәнен сорашабыз, бу бәя реальме, юкмы, иң күп дигәне ничә сум булырга мөмкин дип киңәшләшәләр. Хәзер Казанда сәүдә үзәкләре шулкадәр күп, алар инде бертөрле товарлар белән бер-берсен кабатлый, кирәгеннән артык кебек тоела миңа хәтта. Сәүдә үзәкләрендә алынган әйберләрне 2-3 тапкырдан артык киеп булмый. Берничә тапкыр юуга чүпрәккә әйләнә торган киемне китерергә кирәкми. Алар болай да начар сыйфатлы, яшьләрнең бераз киеп туйгач, башка кием алачагына исәп тотып сатыла, - ди ул.

 Әңгәмәдәш Төркиядә киелгән кием өчен махсус контейнерларга карата да фикерен белдерде.

– Минемчә, бу дөрес фикер. Еш кына кешеләргә акчасы да кирәк түгел, бары тик котылырга гына телиләр. Кибетләргә сатуга тапшырырга бар кеше дә барып та җитә алмый. Картлар йортлары, балалар йортлары кабул итми, алар биркалы яңа киемне генә алалар. Бездә яхшы әйберләрен бирергә теләүчеләр өчен шундый сектор юк. Кемдер үз әйберсеннән тагын берәр кеше файдалануын тели икән, минемчә, бу яхшы күренеш.

Казандагы берничә комиссион кибеткә шалтыраткач, алар үзләренең ябылырга мәҗбүр булганнарын әйттеләр.

– Киелгән киемнәр кабул ителә, ләкин без инде ябылабыз. Бу мәсьәләдә шәхси эшмәкәрләргә карата дәүләт сәясәте канәгатьләндерми. Андый салымнар белән эшләүнең мәгънәсе дә юк. Бөлгенлеккә төштек, шуңа күрә ябылдык. Аренда бәясе дә югары иде, өстәвенә салымнар. Бөтен җирдә кысалар хәзер, диделәр.

Киемне тагын кая тапшырырга була?

Ямашев урамы 38, Җиңү проспекты 90 а адресы буенча “Солнышко” кибетләрендә балалар киемнәрен һәм товарларын кабул итәләр.

– Безнең кибеттә кайчак урын юк, шуңа алдан шалтыратырга кирәк. Балалар товарлары кабул иткәндә, яхшы сыйфатлы, чиста товарлар гына алабыз. Сыйфатсыз, шыксыз булса, алып та тормыйбыз. Тотылган әйберләр үз бәясеннән 50-60 процентка арзанракка куела. Өч көн эчендә кеше кире кайтармаса, акчасын хуҗасына бирәбез. Җиде ел эчендә әле бер тапкыр да кире кайтарганнары булмады, чөнки без кулдан сыйфатлы, матур, сатылачагына инанган киемнәрне генә алабыз. Мин хәзерге вакытта илдә вазгыять аңлаешсыз булганда, мондый кибетләр бик актуаль дип саныйм. Хәзер илдә кешенең акчасы санаулы. Без үзебез дә хәйрия белән шөгыльләнәбез. Кайбер әйберләрне сайт аша җибәрәбез, - ди кибет менеджеры Андрей.

Гардеробны чистартуның тагын бер юлы – кибетләргә эшкәртүгә тапшыру. Казанның берничә сәүдә үзәгендә кулланышта булган киемнәр кабул итүче кибетләр бар. Киелгән теләсә нинди хәлдәге киемнәр кабул ителә. Монна тыш, урын-җир комплектлары, сөлгеләр кабул ителә. Кием теләсә нинди брендныкы булырга мөмкин. Бу хәйрия акциясе тирә-якны саклап калуга һәм планетаны киләчәк буын өчен саклап калуга йөз тота. Күбрәк алып килгән саен яхшырак. Һәр кг нан 1,28 сум хәйрия өчен юнәлдерелә. Яхшырак киемнәр мохтаҗларга һәм секонд-хенд кибетләренә җибәрелә. Бонус буларак, кием китергән кешегә 15 процент ташлама өчен купон бирелә, дип аңлаттылар.

 Картлар һәм балалар йортларында исә, кулланылган кием кабул итмиләр.

– Бездә яңа кием генә кабул ителә. Анысын да кием тапшыру акты төзелеп, физик зат белән хәйрия килешүе буенча гына алып калабыз, - диделәр Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар йортында.

Саба районы Югары Утар балалар йортында да, киелгән киемне алмауларын расладылар. Шулай да, бик яхшы сыйфатлы әйберләр булганда, кайбер социаль учреждениеләр, хәйрия оешмаларына элемтәгә чыгып карарга була.

Интернет челтәрендә дә кулланылган товарларны сатуга кую мөмкинлекләре бирүче махсус сайтлар бар.

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Фото: Алсу Исмәгыйлева, Азат Гайнетдинов фотолары

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев