Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәфәгать Салиховның төпчек кызы Миләүшә: “Әти белән соңгы сөйләшүне онытырга мөмкин түгел"

Танылган баянчы Шәфәгать Салиховның вафатыннан соң, 31 октябрь көнне, миңа композитор, җырчы Гөлназ Закированың иҗат кичәсендә булырга туры килде. Шунда сәхнә артында йөргәндә, Шәфәгать абыйның төпчек кызы Миләүшәне күреп алдым. Интервью бирүен сорадым. Кем турында сорячагымны сизендеме - килеп эшдәшүем булды, Миләүшә елап җибәрде...

Шәфәгать Салиховның тол хатыны, Миләүшәнең әнисе Лариса ханым ризалыгы белән, Миләүшә белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәм.
 
Әтисе үлгәч, 15 яшьлек Миләүшә инстаграмында үзәк өзгеч сүзләр язып калдырды: "Әтием, бәгърем, мин ышанмыйм. Нишләп син? Минем күпме әйтелмәгән сүзләрем калды, күпме сораулар калды. Кем хәзер миңа "солнышок" дип әйтер, кем "хомячок, хомячок, пухленькие щечки" дип әйтер? Әтей, әтием, әткәй, мин сине бик яратам. Син минем янымда һәрвакыт. Син минем фәрештәм. Төшләремә кер көн саен, зинһар".
 
- Миләүшә, кайгыгызны уртаклашабыз. Әтиең белән бергә килергә тиеш идеңме әлеге концертка?

- Әйе, без Чаллыдагы бер чараны да калдырмый идек. Гел бергә йөрдек. Хәзер мине ялгызымны гына күрү җырчылар өчен дә сәеррәктер.
 

- Әтиеңнең эшләнмичә калган эше бармы?

- Әти өй сала иде. Әлегә эш туктап торачак. Тик алга таба өйне салып бетерергә исәп. 
 
- Әтиеңнең шөгыльләре бар идеме ? 
 
- Без бергә “нарды” уйный идек. Алты яшемдә өйрәткән иде. 
 
 
- Бер концертны да калдырмый идек, дисең. Әллә син дә сәхнәгә тартыласыңмы? 
 
- Музыка мәктәбен бетердем, тик сәхнә белән тормышымны бәйләрмен дип уйламыйм. Җырчылар белән мин кечкенәдән таныш, шуңа күрә әтигә гел иярә идем. Ерак шәһәрләргә йөри идек. Аппаратура ташырга булыша идем. Күпләр мине әтиемнең “койрыгы” дип атыйлар. 
 
- Әтиең белән соңгы сөйләшүеңне хәтерлисеңме? 
 
- Әйе, мин банкеттагы җырчыларга сәлам юлладым. Әти миңа: “Монда барысы да бар”, - дип, алардан миңа сәлам җиткергән иде. Ахырда: “Тиздән кайтырга чыгам”, - дип тә өстәде... 
 
Телефоным һәрбер сөйләшүне яздырып бара, шуңа күрә әти белән соңгы сөйләшүне оныту мөмкин түгел. Калган язмаларны да саклыйм. 
 
  • Танылган баянчы, Салават Фәтхетдиновның беренче музыканты Шәфәгать Салихов 27 октябрь кичендә Казан-Чаллы юлында автоһәлакәттә вафат булды. Аны туган авылы - Азнакай районы Татар Шуганында җирләделәр.
 

Шәфәгать Салиховның соңгы сәгатьләре турында язма укыгыз. Аны туганнары, авылдашлары, дуслары искә ала, хатирәләрен сөйли.

Шәфәгать Салихов тормышта нинди булган? Бу хакта да язма тәкъдим итәбез: Шәфәгать Салиховны иҗатташ дуслары искә ала 

Шулай ук Шәфәгать Салихов белән 2014 елгы әңгәмәне укыгыз: "Хатыным мине яшәртә. Тик мин аны картайтам". Легендар баянчының хатыны Лариса - тол, улы Рубин, кызы Миләүшә, тагын ике балигъ баласы - ятим, оныклары бабасыз калды. 

 

 

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: www.instagram.com/shafagat_salikhov/

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев