Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Ш“ ХӘРЕФЕН ЯБЫШТЫРЫРГАМЫ?

Бу атнада кар яуды һәм халык автомобильләргә шипалы тәгәрмәчләр куя башлады.

Ә менә арткы пыялага “Ш” билгесе ябыштыру мәсьәләсендә кайберәүләр аптырашта калган: куяргамы, юкмы? Бу сорау белән редакциягә дә мөрәҗәгать иттеләр. Билгеле булганча, быел яз көне Россия Эчке эшләр министрлыгы аны ябыштыруны бетерергә тәкъдим итте. “Шипы“ билгесе хәзер бик актуаль түгел, дип санадылар министрлыкта. Бу турыда хөкүмәткә карар проекты да әзерләнде. Әмма ул әле гамәлгә кермәде. Шулай булгач, шипалы тәгәрмәчләр кую сезонында әлеге наклейканы ябыштыру мәҗбүри булып кала. “Ш” хәрефе булмаса, 500 сум штраф каралган. Әмма беренче очракта ЮХИДИ инспекторлары кисәтү белән дә чикләнергә мөмкиннәр.

 

 

Фото: https://www.drive2.ru

http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев