Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сезонның беренче контроль матчында “Ак Барс” “Нефтяник”ны җиңде

Әлмәттә уздырылган иптәшләрчә очрашуда Казан хоккейчылары Әлмәт командасын 5:3 исәбе белән отты.

 

Казанның “Ак Барс” командасы сезонның беренче контроль матчында Әлмәтнең “Нефтяник” командасын 5:3 исәбе белән җиңде.

Командалар бу уен белән яңа сезонга хәзерлек барышында иптәшләрчә очрашу уеннары сериясен ачып җибәрде.

Татарстан нефтьчеләр башкаласының “Юбилейный” Спорт сараена Гагарин Кубогы иясе белән Хоккей югары лигасы чемпионатының бронза призын яулаган команда матчын карарга мең ярымнан артык җанатар килгән иде. 

  • “Ак Барс” белән “Нефтяник”ның җәйге очрашулары инде матур гадәткә әйләнде. Әлеге иптәшләрчә очрашу Әлмәт шәһәрендә уздырыла һәм шәһәрнең хоккей сөючеләрендә зур кызыксыну уята.

 

“АкБарс” командасын игълан иткәндә, Әлмәт егете Артем Лукояновка алкышлар көчлерәк һәм ләвамлырак булды. Исегезгә төшерәбез: Лукоянов, Казан суперклубына килеп, Гагарин Кубогын алуда өлешен кертте.

“Ак Барс” белән “Нефтяник”ның очрашуыннан керемнәр инде берничә ел хәйриячелеккә тотыла. Бу елгы очрашудан кергән акча “В твою пользу” фондына – инклюзив программаны тормышка ашыруга тапшырылган.

Хоккей, иптәшләрчә матч.
“Нефтяник”- “Ак Барс” - 3:5 (2:3, 1:1, 0:1)
Алкаларны: Гыйльманов (3′, 1:0), Марков (3′, 1:1), Батыршин (5′, 1:2), Мокин (9′, 2:2), Зарипов (13′, 2:3), Галиев (23′, 2:4), АльшевскийЯр. (39′, 3:4), Азеведо (55′, 3:5) кертте.

Фото: Ильнар Тухбатов

Алексей Анисимов

http://tat.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев