Саба дулкыннары

Сез төшләргә ышанасызмы? - Интертат

Сез төшләргә ышанасызмы? Бик хикмәтле төшләр күрүчеләр дә бар икән бит.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановаларда кунакта булдым бүген. Алардагы рәхәтлек, күңеллелек. Ләйлә белән өйле дә, курчаклы да уйнадык, җиләк тә җыйдык...Балалы өйдә бур ятмас диләр бит. Монда да шулай. Ләйлә балалыгы белән әнисенең серен әйтәм генә дигән иде...ишек кыңгыравының тавышы бүлде. Һәм мин уянып киттем. Бу бары төш кенә булган икән. Бернинди кунак та юк. Үз өемдәге диванымда ятам. Уйга калдым. Ни өчен нәкъ менә Ландыш төшкә кергән? Тавык төшенә тары керә диләр бит. Күп балалы гаилә булганга кызыкканмындыр бәлки. Күп бала күңелле бит. 

Диванымнан тормый гына окей гуглдан төшлек эзләп таптым. Төшеңдә танылган җырчыны күрсәң, берәр күңелле хәбәр көтәргә кушкан. Менә ни булыр, көтеп карыйм әле күңелле хәбәр.

Төш дигәннән, Саба районы Олы Арташ авылында яшәүче Мәүҗидә апа Сәйфуллинаның сөйләгәне хәтердә. Сиксән тугыз яшь иде аңа ул вакытта. Быел әбекәйгә туксан дүрт тулды. “Ирем Шәрифҗанның вафатына күптәннән инде. Бервакыт шул төшемә кереп ята. Атка утырган да авыл зиратын әллә ничә әйләнде. Зиратның коймалары бик искергән, җимерек иде. Зиратны тәртипкә китерергә куша. Шуннан соң зиратны тәртипкә китерү эшен башлап җибәрдек. Карт агачларны кистек, җыештырдык, капка-коймаларын яңарттык. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән бөтен кеше булышты, рәхмәт, сүземне тыңладылар”, – дип сөйләгән иде ул. Хикмәтле төштер инде бу. Үлгән бабай карчыгының төшенә кереп, зиратны төзекләндерергә кушкан бит.

Тагын бер апаны сөйләгәне күңелдә калды.

“Без авылдан район үзәгенә күченеп килдек. Авылдан бер дә китәсе килмәгән иде үземнең. Шунда төш күрдем. Өч бура йорт. Ул вакытта ни уйлаганымдыр, белмим. Еллар үтте. Ул һәм кыз үстердек. Алар гаилә корды. Тик, бер-бер артлы, малаем да, кызым да үлде. Кызымның үлемен күтәрә алмады, ирем дә йөрәк белән китеп барды. Менә хәзер теге вакытта, яшьлектә төштә күргән буралар искә төшә. Минем язмыш булган бит ул”, – дигән иде ул апа.

Кызыклы булып тоелды бу тема. “Интертат” укучылары төш күрәме, рас киләме, дип сораштыру да үткәреп карарга булдым.

 

Рузалия, Кукмара:

– Пенсиягә чыкканыма җиде ел. Иртәгә эштән китәм дигән көнне элек бергә эшләгән хезмәттәшемне төшемдә күрдем. Ул кырык алты яшендә яман чирдән үлгән иде. Төшемдә Альмира кайткан икән, дим. Анда бик куркыныч түгелме соң кызый, нишләтәләр анда, дип сорыйм Альмирадан. Намаз укысаң, бер куркынычы да юк кызый. Иң беренче намаз сорыйлар, намаз укы син, диде. Пенсиягә чыкканның икенче көнендә үк китап кибетенә барып “Һәфтияк Шәриф” китабы сатып алдым. Догалар укырга өйрәндем, хәзер намаз укыйм.

Рудия Габдуллина, көрәшче кыз, Казан:

– Сабантуй алдыннан бүләк алдым дип төшләр керми. Кечкенә бала күрсәм, уңышка ирешәм. Малай булса да, кыз булса да, аерма юк. Шул төштән соң ук булмаса да, беркадәр вакыт үткәч булса да җиңүләр килә. Ә менә начар төш керсә, сак булырга тырышам. Начар төшне кешегә сөйләмәскә әйтәләр бит, сөйләгәнем юк, әмма кая барсам, нишләсәм дә сак булырга тырышам.

 

Гөлсинә Рәхимҗанова. Әлки:

–Төшләрне еш күрәм. Берсен сөйлим әле. Без авыл советы хезмәткәрләре яз көне урам җыештырабыз бит. Шулай зират тирәләрен җыештырганда, ниндидер сәбәп белән зиратка кермәдем. Әти, 9 майга килермен яме, дидем дә киттем. 9 майга балалар кайтты, алар зиратка киттеләр, мин тагын бара алмадым. Шунда икенче көнне әти төшкә керде. Үзе пилмән ашап утыра, күзеннән мөлдерәп яшьләре ага, өч көн үтте бит инде, ди. Димәк, ахирәткә күчкәннәр дә зиярат кылганны көтәләр булып чыга.

 

Лилия Сафина, Питрәч:

– Мин кияүгә соңлап чыктым, егерме сигездә генә. Насыйп ярны бик соң очраттым. Кияүгә чыгып, балалар үстерәсе килә, тик, күңелгә кергән кеше юк. Егерме бишне узгач борчыла да башладым. Шул күп уйлаганга, борчылганга микән, бер вакыт төш күрәм. Шундый зур солдат итеге киеп карыйм. Башта курыктым ул итектән. Бабай ки-ки, сиңа ул, ди. Бабай үлгән иде инде ул вакытта. Ә минем аякта болай да җәйге аяк киеме бар икән, дим. Анысын салып торма, шул килеш ки, ди бабай. Киеп куйдым мин моны. И шатланды шунда бабай, уянып киттем. Нәрсә булыр бу дип уйлап ятам. Үлгән кеше төшкә керсә куркыта бит, гел алып китәргә кайткан кебек. Әбигә сөйләдем куркып. Олы кеше күрсә генә шулай уйларга кирәк. Сиңа кияү инде бу балакай, дип кеткелдәп көлгән иде шунда әби. Бер елдан соң аерылган хәрби кешегә кияүгә чыктым. Теге солдат итеге, күн итек булып чыкты ул. Хәзер ике бала үстерәбез. Төшләрне шатлыкка, бәхеткә юрарга кирәк минемчә.

 

Әнисә Ганиуллина, Казан:

– Бервакыт төш күрәм. Безнең авыл башында мул сулы чишмә бар. Шул чишмә янына авылдашлар җыелып табын корганнар да, гөр килеп җырлашып утыралар. Араларында үлгән кешеләр дә бар. Мин дә суга килгәнмен. Шулар арасында Гали абыйны күрдем дә, бәтәч, Гали абый син үлгән идең бит, кайттың мени, дим. Дәшми. Икенче көнне авылдан бер яшь ирнең үлеме турында хәбәр җиткерделәр. Зираттагы авылдашларның хәбәре булгандыр инде.

 

Рамил Чурагулов, Уфа:

– Көн дә төш күрмим, әллә нигә бер. Алар барысы да рас килә. Төштә языласы җырларымның бер-ике юлы гына кергәне бар. Төштә...эх, шундый җыр язарга кирәк, дигән фикер туганы бар. Төштә җырларымның барлык текстын да күргәнем булмады.

 

Резидә Шакирова, Түбән Кама:

– Кияүгә чыккач та бик еш кына болганчык су күрәм. Йөзеп чыга гына алмыйм бит. Елга кадәр үк зур да түгел, инеш кебек йөзеп чыгып та булмый. Уртасына кадәр керәм, куркып кире чыгам. Бик еш кергәч аптырадым, болганчык суны сүз диләр бит. Кайнанам да әйбәт, туганнарым белән дә дус-тату яшибез. Тәки килеп чыкты шул болганчык су. Эшем бик уңайлы, әйбәт акчалы иде. Коллективтагы бер ялагай, күп сүзле хатын булмаганны бар итеп сөйләп, хезмәттәшләр арасын бозып бетерде. Сабыр итеп карадым, ахыр чиктә китәргә туры килде барыбер. Өч хатын бергә киттек эштән.

 

Кияүгә чыкмаган карт кыз:

– Унбиш еллап инде бер үк төрле төш күрәм. Мәктәптә имтихан бирә алмый тилмерәм. Нинди фәннән диген, татар әдәбиятыннан. Китаплар укырга да шундый яратам. Укытучыма әйтеп, елап бетәм. Барыбер укырга китмим, авылда калам, куегыз инде, өчле дим. Аптырадым мин бу төшемә. Һаман шулай бит ул, елап уянам. Төш юраучы әбигә сөйләгән идем, кияүгә чыга алмавың бу. Сайланып йөрмә, кыз балага кияүгә чыгу имтихан кебек. Аллаһы Тәгалә кыз баланы ана булыр өчен яраткан бит, ул да имтихан, тормыш сынавы, ди. Миңа хәзер кырык яшь инде, ансат кына каян табасың ди әле ул кияүне?

 

Гүзәлия Ганиева, Саба:

–Төшнең рас килүе кайсы вакытта керүенә дә карыйдыр. Таң алдыннан, иртәнге намаз вакытында күргән төшләр рас килә, диләр. Ни булса да хәерлегә юрарга кирәк. Төшләрне Аллаһы Тәгаләнең алдан кисәтүе шикелле дип уйлым үзем. Төшеңдә балык күрсәң, байлыкка диләр. Миңа бу бик туры килә. Берсендә су буенда шундый күп балыклар тоттым, өч көннән соң туган көнем иде. Туган көнгә бик күп бүләкләр килде. Бүләкләрне шул балыкларга юрадым. Икенче берсендә шундый зур балык тоттым. Ул вакытта телеграфистлар конкурсында җиңеп хәйран гына зур суммада премия биргәннәр иде.

Мәетләр әйбер сорап керсә, дога өмет итә, матур итеп керсәләр риза булып яталардыр, дип уйлыйм. Мәет булсалар да безнең белән элемтә өзелми, аларның җаннары безнең тирәдә йөри. Улымны югалткан кеше буларак, улымны төшкә керсен иде, дип телим. Төшемә керсә сагынуым аз гына булса да басыла кебек, аны тере килеш күргәндәй булам.

 

Саба районы имам мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе, Сатыш авылы имамы Алмаз Галимҗанов фикере:

– Төшләрне өч төргә бүләргә мөмкин. Беренчесе, кешенең уйлап йөргән фикеренә бәйле. Икенчесе, шайтаннан. Өченчесе Пәйгамбәрләрнең кырык алтынчы дәрәҗәсе өлеше, хакыйкый төшләр. Ул чынга аша торган төшләр. Пәйгамбәрләргә шундый төшләр кергән, хәдисләрдә шулай әйтелә.

Төш юрау бидгать гамәл түгел. Төш юрау Йосыф пәйгамбәрдән үк килгән. Без моны Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен укып та беләбез. Әсәр күбебезгә таныштыр дип уйлыйм. Йосыф унбер яшендә кояшның, айның һәм унбер йолдызның үзенә баш июен күрә. Төшен әтисенә сөйләгәч, әтисе: “Син пәйгамбәрлеккә ирешерсең, зур дәүләт иясе булырсың, унбер туганың да сиңа, хөрмәт йөзеннән, баш иярләр”, – ди. Шулай булып чыга да. Әсәрнең төп асылы Коръәндәге “Йосыф” сүрәсеннән алынган.

Төшне бөтен кешегә дә сөйләргә ярамый. Бик ышанычлы һәм бик якын кешегә генә сөйләргә ярый.

Рас килгән төшләрем бар. Узган ел Рамазан аенда шундый төш керде. Бер тактада Согуд Гарәбстаны картасын күрдем. Һәм анда миңа ипи ашаттылар. Телефон шалтыраган тавышка уянып киттем. Хаҗ компаниясеннән шалтыратканнар, бушлай Хаҗга юллама бирделәр. Ул елны Президент программасы нигезендә мөселманнар тормышында актив булган яшьләрне Хаҗга юллама белән бүләкләделәр, аңа мин дә эләктем. Ә шатлыклы хәбәрне Аллаһы Тәгалә төшемдә үк сиздерде.

Хәерле төш күрү өчен иң беренче кеше Аллаһы Тәгаләгә ышанырга тиеш. Йокларга ятканда госелле, тәһарәтле булып, “Аятел көрси”, “Фатыйха”, “Нәс”, “Фәләк”, “Ихлас” сүрәләрен укырга кирәк.

Төш юрау китапларына ышанырга ярый, әмма аның чыганакларына карарга кирәк. Интернеттагы теләсә-нинди төш юрауларга ышанырга киңәш итмим. Чөнки берәр куркыныч төш күрдең ди, аны начарга юрап, үзеңне борчуга салырга ярамый, хәерлегә юрарга кирәк.

 

 

Төшләр турында психолог Алсу Фролова-Талибуллина фикере:

– Психологиядә төш күрүгә аерым игътибар бирелә. Психологиянең аксакаллары Зигмунд Фрейд һәм Карл Юнг төшләргә багышланган аерым хезмәтләр дә язганнар. Гомумән, психология төшне нәрсә дип аңлата? Безнең аң бар һәм эчке аң, ягъни, сознание һәм подсознание. Аң үзе кабул итмәгән әйберләрне эчке аңга кысрыклап чыгара. Һәм менә шул кысырыклап чыгарылган күренешләр төшкә керә. 

Мәсәлән, балага әнисе коймага менәргә кушмый, егыласың ди. Бала анда менми, ләкин аның менәсе килә. Бала үзенең теләген кысырыклап чыгара, онытырга тели. Һәм ул менә шушыны төшендә күрергә мөмкин. Ул, мәсәлән, койма башына менде, ул анда утыра, хәтта егылып та төшәргә мөмкин. Безнең теләгебез аңнан алынып ташларга теләде, ләкин ул юкка чыкмый, аңның бер өлешендә кала, менә шушы аң астында.

Шулай ук, кысырыклап чыгарылган эмоцияләр дә төшкә керергә мөмкин. Ягъни төштә без күрәбез үзебезнең менә шушы реаль тормышта кабул итмәгән эмоцияләрәбезне. Мәсәлән, ачуыбыз килә, без аны кешегә күрсәтергә теләмибез, һәм эмоциябезне яшерәбез. Ә төштә инде ул киресенчә ниндидер бер образга, мәсәлән, ут, аждаһа образына кереп күренергә мөмкин.

Символик мәгънәгә ия булган әйберләрне турыдан-туры мәгънәдә, нәкъ шушы булачак дип юрарга кирәкми. Төшкә кергән символик образның мәгънәсен үзеңнең тормышыңдагы вакыйгалардан эзләргә кирәк. Психолог балалар белән эшләгәндә, әгәр дә бала борчуын аңлата алмаса, нинди төшләр күрәсең дип сорарга мөмкин. Балаларга инде бу бигрәктә туры килә. Һәм шушыңа таянып психолог баланың нәрсәләр хис иткәнен, нәрсә өчен борчылганын, курыкканын аңларга мөмкин. Төш күрү психологның инструменты була ала.

Төшләр турында кызыклы фактлар

1. Төшләрне өйрәнә торган фән онейрология дип атала. Төш күзләрнең тиз йөрү фазасы белән бәйле. Бу стадия йокының һәр 1,5-2 сәгатендә бул. Ул вакытта күз алмалары йөри, сулыш ешая. 

2. Төшләрне бөтен кеше дә күрә, әмма бөтен кеше дә аларны исендә тотмый. Уянгач та яктыга караганда төш онытыла. Акыл дәрәҗәсе югарырак булган саен төшләрне истә калдыру сәләте югарырак була.

3. 70 яшькә кадәр яшәгәндә кеше 23 ел йоклый, 8 елын төш күрә. 

4. Ирләр төшләрендә ирләрне ешрак күрә - 70 процент очракта бу шулай. Хатын-кызлар ирләрне дә, хатын-кызларны да бер күләмдә күрә.

5. Төшләрнең 90 проценты онытыла. Кайвакыт төшләр дежа-вю халәтенең (бу әйбер инде булган кебек тоелу) сәбәпчесе була - кеше аны төшендә күрә, әмма оныта. Шулай да ул баш миендә сакланып кала.

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА
Фото: pixabay.com

Дәвамы: https://intertat.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: