Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Сез барыбер биш елдан үләсе кешеләр дип, акча түләмәделәр". Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашкан кеше язмышы

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган авариядән килгән зыян шул елның 14 декабрендә юкка чыгарыла. Бу куркыныч эшкә меңләгән кеше җәлеп ителә, алар әле дә шул вакытта алган нурланыштан җәфа чигә. “Татар-информ” хәбәрчесе шушы авариянең нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашкан ветеран белән сөйләште.

 

Тарихта тиңнәре булмаган зур техноген һәлакәт
 
1986 елның 26 апреле. Сәгать төнге 1 тулып 24 минут. Украина территориясендә урнашкан Чернобыль атом электростанциясенең 4нче энергоблогында зур техноген һәлакәт. Көчле шартлау дүртенче энергоблокны тулысынча җимерә, нәтиҗәдә тирә-юньгә зур күләмдә радиоактив матдәләр ыргытыла. Һава агымы белән алар искитмәле зур территорияләргә тарала. Украина, Россия, Белоруссия чикләрендәге атом электростанциясеннән ерак булмаган төбәкләрдә генә түгел, авария булган урыннан йөз, мең километр ераклыкта урнашкан территорияләрдә дә радиоактив матдәләр белән зарарлану күзәтелә. 17 ил радиоактив зарарлануга дучар була. Вафат булучылар һәм зыян күрүчеләр саны, шулай ук икътисади зыян ягыннан атом энергетикасы тарихында әлеге авариягә тиңнәр юк.
 

 
Авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүгә кешеләрне бөтен илдән китерәләр. Алар көче белән шартлаган реакторны каплау, радиациянең таралуына чик кую өчен дөньяда тиңе булмаган объект торгызыла. 
 

 
Беренче елларда авария нәтиҗәләрен бетерү өчен 90 мең тирәсе кеше катнаша. Авариядән соңгы беренче 3 елда 30 километрлы зонада барлыгы 189 мең кеше хезмәт куя. Бу афәт аркылы барлыгы 600 меңнән артык кеше уза. Шуларның 360 меңе – россиялеләр. 
 
Татарстаннан бу афәтне бетерүдә 3,5 меңгә якын кеше катнаша. 
 
Шартлау вакытында 50 кеше һәлак булган дип исәпләнелә. Ә авариянең нәтиҗәләрен юкка чыгаручылар арасында ничә кеше һәлак булганы турында төгәл мәгълүмат юк. Радиация корбаннары 4000 кеше дип фаразлана. 
 

 
Һәлакәт урынында берничә ел дәвамында эш бара. Радиация авария нәтиҗәләрен бетерүчеләргә зур зыян сала. Гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләгән бу кешеләр ил халкын радиация нурларының үтергеч тәэсиреннән саклап кала. 
 
Республикабызда бүген 2 мең ярымга якын ликвидатор яши. Нурланыш нәтиҗәсендә күбесенең сәламәтлекләренә зыян килә. Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә өлеш керткән 502 татарстанлы дәүләт бүләкләренә ия була. Шулар арасыннан 10 кеше – Кызыл Йолдыз ордены, 6 кеше – Хезмәт Кызыл байрагы ордены, 8 кеше – “Почет билгесе” ордены, 9 кеше – Халыкара дуслык ордены, 161 кеше – батырлык ордены, 138 кеше – I дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале, 53 кеше – “Батырлык өчен” медале, 120 кеше – “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнә.
 

 
“Интертат” Чернобыль ветераннарының берсе белән сөйләште. Шамил Зәйнуллин тормыш иптәше Суфия ханым белән Балтач районы Норма авылында яши (тумышы белән ул Кариле авылыннан). Шамил әфәндегә – 72 яшь, ул 1947 елның 7 февралендә дөньяга килә. Тормыш иптәше Суфиягә 1974 елда өйләнә. Суфия ханым тумышы белән Балтач районының Ор авылыннан. Ул 1953 елның 1 февралендә дөньяга килә. 
 
Шамил әфәнде һәр елны 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә авария китергән зыянны бетерүчеләр хөрмәтенә Казанда куелган һәйкәл янында хезмәттәшләре белән очраша.
 
“Үтерерлек үлчәмдәге радиация нурланышы”
 
- Шамил әфәнде, Чернобыльгә ничек килеп эләктегез?
 
- 1986 елның 22 июнендә безне район хәрби комиссариаты аша Казанга штат хәрби комиссариатка җибәрделәр. Районнан без өч кеше киткән идек, Чернобыльгә баручылар арасына мин үзем генә эләктем. Казан штат хәрби комиссариатыннан безгә “Иртәнге сәгать 7гә килеп җитәргә”, дигән чакыру җибәрделәр. Мин Төньяк флотта су асты көймәсендә хезмәт иткән идем. Бергә килгән ике малайны кайтарып җибәрделәр, мин берүзем эләктем. Казан комиссариатыннан безне поезд станциясенә илттеләр һәм без Тоцкий полигонга киттек. Һаман хәтерлим, поездда шактый озак бардык. 
 
Без хәрби хезмәткә алынырга тиешле кешеләр идек. Монда инде син каршы тора алмыйсың. Солдатны сугышка алып киткән кебек, безне дә повестка белән алып киттеләр. 
 
Тоцкий полигонда безне укыттылар, Чернобыльдә эшләргә өйрәттеләр. Әзерлек укытуларын узгач, безне Чернобыльгә озаттылар. Бу станциядә мин 45 көн эшләдем.
 
Нурланышның активлыгын махсус әсбаплар белән үлчәп йөрдек. Анда радиоактив нурланыш бик зур иде, әсбаплар, иң югары күрсәткечкә җитеп, “шартлыйм” дип тора иде. Без эшләгән территория шартлау вакытында радиоактив матдәләр белән бик нык пычранган, блоктан атылып чыккан ягулык бөтен җирне каплаган иде.
 
Тоцкий полигонында безне солдат киеменә киендергәннәр иде. Чернобыльгә озатканда яңадан махсус комплектлар бирделәр. Баштарак шул махсус комплектны киеп эшләдек. Сулыш органнарын саклау өчен респираторлар, башка кирәкле әйберләр бирәләр иде. Соңыннан ул кием марля бәйләвечкә әйләнеп калды. Махсус киемнәре бер атнадан бүтән кимәслек хәлгә калды, чөнки анда радиоактив йод утыра иде.
 
Зонада 45 көн булдым. Нурланыш үлчәме нормадан югарырак булу сәбәплеме, безне бүтән анда кертмәделәр. Анда керәсең икән, үтерерлек үлчәмдә радиация нурланышы алырга мөмкин. Без хезмәт иткән җирдә радиация нурланышының үлчәме бик нык актив булган урыннар бар иде. Без андый җирләргә якын килмәдек. Әсбаплар “шартларга” җитә иде, андый урыннарга безгә керергә кушмый торганнар иде инде. 
 
Анда бит бәйрәм дә, ял да, башкасы да юк иде. Вахта ысулы белән станция зонасына машиналарга төяп 30 километр алып баралар, 30 километр кире алып кайталар иде. Үзебезнең сменаны эшләп тутырганнан соң гына кайта идек. Анда нәкъ сугыштагы кебек инде. 
 
Иванковода без дүрт ай ярым тордык. Безне алмаштырырга башкалар килмәү сәбәпле, кайта алмыйча яттык. 
 
Чернобыльдә суларны да, ризыкны да читтән алып килә торганнар иде. Ул ризыкның радиациягә эләккәнен, эләкмәгәнен уйлап торган булмады инде, ачтан үлеп булмый бит, ашадык инде. Кайвакыт эштән төннәрен генә кайта торган идек, ул вакытта ашарга ризык та булмый торган иде. Эчне уып йокларга ята торган идек. Өйдәгеләрне уйлап, ничек яшәп яталар икән дип борчыла идем. Әле ярый хатлар алышып булды.

 
“Чернобыльгә барганчы мин тап-таза кеше идем”
 
- Чернобыльдән кайткач эшли алдыгызмы? Тормыш алып барырга акчагыз җиттеме?
 
- Чернобыльгә киткәнче мин Балтач авыл хужалыгы техникасында шофер булып эшләдем. Кайткач безгә хәлгә керергә бер ай вакыт ял бирелде. Кайтуга ук эшкә чыкмагыз диделәр. Чернобыльдә без көне-төне эшли-эшли алҗып беткән идек инде. 
 
Балтачка кайткач, бөтен тән хәлсезгә әйләнде, вакыты-вакыты белән борыннан каннар китте. Тегендә дә шул ук хәл булгалаган иде инде. Баш авыртты, әйләнде. Кан басымы күтәрелеп, хәлсезләндем. Яман шешләр булмады. Була күрмәсен. Монда кайткач, безне тинтерәтеп йөрттеләр. Инвалидлык группасы артыннан йөрүләр генә ни тора. Без Чернобыльдән бер бәйләм авыру белән кайттык. Анда барганчы мин 40 яшьлек тап-таза, сау-сәламәт кеше идем. 
 
 
Аннан кайткач эшли алмадым, эшләгәндә дә баш әйләнә, борынга кан сала иде. Гаиләне ничек тә булса алып барырга кирәк, яшәргә акча кирәк. Мин эшләмәсәм, безнең гаилә нинди акчага яшәргә тиеш була соң? Ә группага чыксаң, дәүләт акча түли. Группа алу артыннан йөри башладык. Шуны алырга Арча табиб-хезмәт эксперт комиссиясенә баргач, “Сез 5 елдан барыбер үләсе кешеләр” диделәр. 
 
Ул бит чыннан да түләнергә тиеш булган. Без бит Чернобыльдә эшләгәндә инвалид калдык. Без ул акча артыннан бик озак йөрдек инде. Ахыр чиктә минем группаны, Югары судка кадәр барып җиткәч кенә бирделәр. 
 
Инвалидлыкка чыккач, акча түләделәр. Акча группасына карап түләнелде. Өченче группага – бер мең, икенче группага – 2500, беренче группага – биш мең акча түләнергә тиеш иде. Мин башта өченче группада идем. Аннары, йөри торгач, икенче группага күтәрделәр. Безгә эшләгән урыннан да уртача хезмәт хакы түләнде, әмма ул бик аз акча иде, аена 140, 175 сумга эшләп йөргән чаклар иде ул. 
 
Чернобыльгә киткәндә минем кызлар кечкенә иде. Гөлнара белән Гөлназ әниләре Суфия җилкәсендә калдылар. 1989 елда, Чернобыльдән кайткач, без тагын бер кыз, Гүзәлияне алып кайттык. Хәзерге вакытта биш оныгым, бер оныкчыгым бар. Барыбыз да Балтач районы Норма авылында көн күрәбез. 

 
“Чернобыльгә бармасаң, нәтиҗәләре тагын да куркынычрак булыр иде”
 
- Төрле кеше бар, үзегез беләсез. Теләсә нәрсә әйтүчеләр дә булдымы?
 
- “Сез Чернобыльгә акча эшләргә киткәнсез”, дип әйтүчеләр булды. “Андый акча эшли торган җир булгач, ник үзегез бармадыгыз? Сез дә акча эшләп кайткан булыр идегез”, дип, туры бәреп әйтә торган идем мин аларга. Анда акча эшләр өчен бармадык бит без. Безне анда хөкүмәт заданиесен үтәргә барасыз дип җибәрделәр. Ул вакытта бармый калырга ярамады. Армиядән калу түгел бит инде ул. Безне, тегенди-мондый сәбәп белән калган очракта, тотып хөкем иткән булырлар иде. Бармасаң, нәтиҗәләре тагын да куркынычрак булыр иде.
 
“Проблемаларыбыз күп, аңлаучылары гына булмады”
 
- Чернобыльдән соң тормышыгыз ничек үзгәрде?

- Миңа, Чернобыльгә киткәнче үк, я исән кайтам, я юк, дигән уйлар килде. Хатын сугышка озаткан кебек озатып җибәрде. Кызлар өйдә калды, аларга да бик авыр булды. Хатын колхозда сыер савучы булып эшли иде. Ул да әллә ни акча алып эшли алмады.

Кайткач минем кан басымы бик каты уйнады. Әле дә шул борчый. Күтәрелә дә төшә, күтәрелә дә төшә. Хатын да хәзер хастаханәдә, кан басымы 220гә күтәрелде. Проблемалар күп инде безнең. Монда кайткач безнең проблемаларны аңлаучылары гына аз булды. Ярдәм итүчеләр дә юк иде, булган льготаларны да кисеп бетерделәр. Аны кем кисә торгандыр, анысын да без белмибез. 
 
 

 

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Шамил Зәйнуллинның шәхси архивыннан, pixabay

 

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев