Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сержант аны юри кыланасың, тор, нишләп ятасың, дип типкәләгән

Рәйсә апа белән мин эш сәфәре белән Дагыстанга барганда юлда таныштым. Юл озын, ерак, авыр. Ул апа гомере буе реанимациядә шәфкать туташы булып эшләгән кеше булгач, юл буе мосафирларга ярдәм итеп барды. Мосафирлар да төрле яшьтә бит, олы яшьтәгеләре дә бар. Хәер, юл яшеңә карап тормый, борынгылар юкка юл газабы...

Юл буенда мәчетле кемпинг күргәч туктап кунарга булдык. Ахшам вакыты да якынлашкан иде. Газельдан төшү белән барсы да тәһарәтләрен яңартырга, ахшам намазын укырга ашыкты. Ахшамнан соң чәй эчәргә җыелдык. Хәзрәт иртәнге намаздан соң юлга кузгаласыбызны әйтте, башка сорауларны сөйләшкәннән соң һәркем үз бүлмәсенә таралышты.
Күзне ачып йомарга да өлгермәдек, иртәнге намазга азан яңгырады. Әбиләрнең әкрен генә комганнары шалтырады...
Менә без тагын юлда. Рәйсә апа акрын гына "Йәсин"не көйләп бара. Аның көеннән шундый матур башкорт моңы агыла. Башкорт көенә салып укылган "Йәсин"не минем тәүге ишетүем. Күздән ирексездән яшьләр ага, дөньяның бер генә көнлек булуын аңлыйсың. Күз алдыннан бер-бер артлы якты дөньядан киткән ак яулыклы нәнәй, түбәтәйле картәтиләрем үтә. Бу көй шулкадәр җанга якын, йөрәккә газиз...
Рәйсә апа тынып калды. Бу дөньядан киткәннәр рухына багышлап дога кылды да күзләрен еракка төбәп тынып калды. Аның янында утырган башкорт инәе Миңниса апай да күзләрен сөртеп алды. Соңыннан гына белдем, ул былтыр улын җирләгән икән. Рәйсә апаны да язмышы бик күп сынаган...
Башкортстандагы иң ерак районда - Зианчураның бер авылында - туып-үсә Рәйсә апа. Күрше авылда тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Салават шәһәрендәге медицина көллиятенә юллана. Шәфкать туташына укып диплом алгач, Салават шәһәрендә дүрт ел эшли. Аннан Оренбургка югары белем алырга юллана. Йогышлы чирләр хастаханәсенә эшкә кергәч, Оренбургтагы башкорт егете белән танышып, аңа кияүгә чыга һәм югары белем икенче планга күчә. Башта улы Рәмил, аннан Вилдан дөньяга килә.
Тормыш иптәшен бик иртә җирли Рәйсә апа. Ике баланы ялгызы гына аякка бастыра. "Реанимациядә эшләве зур сынау дип әйтү генә аз, миңа үзем яшәгән йорттан күршеләр шалтырата, фатирың яна, диләр. Аягым җиргә тими чабып кайтсам, ике малай, шырпы белән уйнап караватка ут капкан. Янгын сүндерү машиналары килеп сүндерде, ә миңа эшкә чабарга кирәк, төшке аш вакыты тәмамланып килә... Реанимация дә мине шәхес буларак нык үтерде. Ярым тере, ярым үле кешеләрнең тормыш белән үлем арасында тарткалашып ятуларын күрү күңелгә бик авыр.
Уллары мәктәптә уртача укый, спорт белән шөгыльләнәләр. Зур улына армиягә китәргә вакыт җитә.
- Улымнан дүрт ай хәбәр булмады. 1990 нчы еллар. Чечен сугышы барган вакыт. Әллә сугышка эләкте микән дип хафаланам, үземә урын табалмыйм. Хәрби комиссариатка көн дә барам, улым кайда икән, эзләп табыгыз миңа, димен. Алар эзлибез, көтегез, диләр дә башка җавап бирмиләр. Көтә-көтә түземлегем бетте, кемнән ярдәм сорарга белмим. Эчем тулы ут. Шулай бер көнне башымны иеп китеп барганда урамда бер танышым очрады. Хәлләремне аңа сөйләдем. Ул көтәргә кушты да тиз генә хәрби комиссариат ягына юлланды. Төштән соң шалтыратып улымның Иркутск өлкәсендә химик гаскәрләрдә хезмәт итәргә эләгүен әйтте. Ниһаять, аның хәрби частен белдек. Командирларыннан телеграмма килде: "Сезнең улыгызның тәнендә кыйнау билгеләре табылмады. Еллык ялыннан баш тартты". Нинди еллык ялы? Армиягә киткәненә бит әле дүрт кенә ай! - дип хатирәләре белән бүлеште Рәйсә апа.
Рәйсә апа һичкичекмәстән юлга чыга. Иркутск өлкәсендәге хәрби частьта аның улының госпитальдә булуын әйтәләр. Үзе дә шәфкать туташы булгач, госпитальгә керә ала... һәм аңсыз яткан улына тап була.
- Химик гаскәрдә хезмәт иткәннәрне хәрби заданиега җибәргәннәр. Улым агуланып аңын югалткан. Сержант аны юри кыланып ята, "Тор, нишләп ятасың" дип типкәләп тә алган. Ничек итсәм иттем, 20 көн тордым ул вакытта хәрби частьта, улымны алып кайтып киттем.
Рәмилне дәвалый-дәвалый аякка бастыра ана кеше. Рәмил өйләнә, кызы туа. Әмма теге чакта агулануы, корт кебек, акрын гына эчтән ашый да ашый. 30 яшендә инде эчке органнары таркалып бетә. Кызын ятим калдырып Рәмил 31 яшендә якты дөнья белән хушлаша...
Бәхетсезлек ялгызы гына йөрми. Хәрби хезмәттән соң контракт буенча хезмәт итәргә калган икенче улы Вилдан инсульттан егыла... Рәйсә апа, Оренбургтагы өч бүлмәле фатирын бикләп, Зианчурадагы әти-әнисенең йортына кайтып китә. Параличтан егылган егетне аякка бастырырга 16 ел таләп ителә...
Вилдан хастаханәләрдә, дәваханәләрдә даими дәваланып тора. Намазга баскан...
Дагыстанда Рәйсә апаның "Йәсин" укыганын ишетеп авар хатыннары үксеп-үксеп елады. Аның тавышында Зианчура тауларының мәгърурлыгы, дала моңы, дәрья куәте яңгырый иде...

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 02.10.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев