Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Селфи ясарга маташкан ир-ат берничә тәүлек вентиляция шахтасында кысылып яткан

Дүшәмбе көнне генә эшкә килгән тәрбиячеләр сәер тавыш ишетеп, полиция чакырган.

Хакасия башкаласы Абакан шәһәрендә 44 яшьлек ир-ат ике тәүлек чамасы вентиляция шахтасында кысылып яткан. Бу турыда Хакасия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу кеше шимбә көнне балалар бакчасы түбәсенә менеп, селфи ясарга маташа. Телефоны вентиляция шахтасына төшеп китә. Гаджетны алырга дип ир-ат шахтага төшә һәм үзе дә кысылып кала. Шулай итеп ул ике тәүлек чамасы шахтада утыра.

Балалар бакчасына дүшәмбе көнне генә эшкә килгән тәрбиячеләр сәер тавыш ишетеп, полиция чакырган. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ярдәм сораучы ир-атны тапкан. Бу кеше шимбәдән бирле шахтада кысылып ятуын үзе әйткән.

 

Фото: 19.мвд.рф, Хакасия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев