Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Секта башлыгы балаларны үтергәнче кыйнарга кушканмы?

Екатеринбургта Башкортстанда оештырылган секта башлыгы Земфира Гайнуллинаның кулга алыну вакытын озайтканнар, аның адепты 9 яшьлек улын үтергән.

Бер версия буенча, баланы үтерү ритуаль характерда булган — «Гайсә Мәсих укучылары» («Ученики Иисуса Христа» ) сектасы башлыгы Земфира Гайнуллина адептларны балаларга теләсә нинди шаяруы өчендә каты җәза бирегә өндәгән, хәтта мәҗбүр иткән.

Дини берләшмәдәге җинаятьчелек эшчәнлегенең башка эпизодлары да тикшереләчәк. Земфира Гайнуллинага карата "Үтерүдә ярдәм күрсәтү", «Кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч янаучы берләшмә оештыру» мәддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Улын үтерүдә шикләнелүче ирне балаларны газаплауда да гаеплиләр, бу - Русия Җинаять кодексының 117нче мәддәсе. Үлгән малайның абыйсы психиатрия дәваханәсенең балалар бүлегендә дәвалана.

Земфира Гайнуллина судта гаебен танымаган. Тикшерү кысаларында дини берләшмәдә катнашучыларга карата 11 психологик-психиатрик экспертиза билгеләнгән.

Екатеринбургта үтерелгән малайның гәүдәсе паркта табылган. Әнисе сүзләренә караганда, улын әтисе үтергән. Баланың үлеме алдыннан ул аны камчы белән тукмаган, ә авызына чүпрәк тутырган. Малай тончыгып үлгән. Соңрак Уфада баланың әтисен тоткарлаганнар.

Бу хакта тулырак: E1.RU порталында.

Фото: E1.RU

 

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев