Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сәүдә үзәгендә янгында һәлак булучылар саны 48 гә җитте (ВИДЕО)

Кемероводо "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучылар саны 48 гә җитте. Бу турыда "ТАСС" агентлыгы гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче оператив штабка сылтама белән хәбәр итте.

"Кинозал урынында тагын 11 мәет табылды. Шулай итеп 48 кешенең һәлак булуы расланды", - дип әйткән оператив штаб вәкиле. Тагын 16 кешене эзлиләр. Алар кинозалларда булуы мөмкин. Дүртенче каттагы кинозаллар янгын вакытында өченче катка төшеп киткән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да 48 кеше үлемен раслады. Бу турыда ведомство башлыгы Владлен Аксенов хәбәр итте.
"Татар-информ" Кемеровода янгында бала тәрәзәдән сикереп төшкән, дип хәбәр иткән иде.
Янгын вакытында бала тәрәзәдән сикереп төшкән һәм ул комада. Котылырга тырышкан бала турында Интерфакс агентлыгы хәбәр итте.
"Бала хәзерге вакытта реанимациядә. Ул бик каты имгәнгән, травмалар алган", - дип әйткән агентлыкка үз чыганагы.

Сәүдә үзәгендәге янгын вакытында дүртенче каттагы тәрәзә төбендә уттан котылырга тырышып басып торган бала белән видео социаль челтәрләрдә чыкты. Кадрлардан аңлашылганча, ул кинозаллар янындагы тәрәзәдән чыгарга тырыша, тик көче җитмичә, егылып китә. Ике катны очып узып, бала үзәккә керә торган ишек өстендәге каплавычка килеп төшкән.

    ---
    Матбугат.ру

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     


    ______________________________________________________ ______________________________________________________

    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев