Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сайлаучыларның 83,28 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән

Татарстанда барлык сайлаучыларның 78,78 проценты сайлауга килгән.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның участок сайлау комиссияләрендә протоколларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен барлык сайлаучыларның 83,28 проценты (1 млн 930 мең 416 кеше) тавыш биргән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Гадел Россия» партиясе вәкиле Альмир Михеев 4,87 процент (114 мең 269 кеше) тавыш белән икенче урында. «Россия коммунистлары» партиясеннән кандидат Альфред Вәлиев 4,64 (107 мең 460 сайлаучы) процент тавыш җыйган.

«Роста» партиясе» кандидаты Олег Коробченко 3, 58 (82 мең 920 сайлаучы) процент тавыш җыеп, дүртенче урынга чыккан. ЛДПР вәкиле Владимир Сурчилов өчен 65 мең 931 (2,84 процент) тавыш җыелган.

Реклама

«Татарстанда барлык сайлаучыларның 78.78 проценты тавыш биргән. Барлык 65 территориаль, 2807 участок комиссияләре нәтиҗәләрен җибәрде», — диде Андрей Кондратьев.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев