Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сатыш: бүтәнчә яшәү

Республиканың кайсы гына авылына барып чыксаң да, бер үк проблема турында сөйлиләр: яшьләр юк, бала­лар тумый. Саба районының Сатыш авылында исә моның киресе күзәтелә: һәр ике йортның берсендә яшь гаилә яши.

Узган елда 16 сабый туса, яңа ел­ның ике аенда гына да 14 булачак ана табиб күзәтүенә куелган. Быел балалар бакчасын зурайтырга җыена­лар, чөнки урыннар җитми. Башкалар: «Авыллар бетә, нишләргә?» - дип уф­танган арада Сатышта бу проблемадан котылу юлын тапканнар.

1-6

«КАРТИНАЛАРНЫ БҮЛӘККӘ ТАРАТАМ»

Сатыш зур һәм төзек авыл. Биредә 226 хуҗалык исәпләнә, авылда 686 кеше яши. Урта мәк­тәп эшли. Биредә бөтен төр со­циаль, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары бар. Безнең исә әлегә кадәр башка авылларда очрат­маган һөнәр ияләрен күрәсебез килде. Шундыйларның берсе - рәссам Рамил Әбүбәкеров. Са­тышта туып‑үскән егет. Өч бала әтисе. Авыл мәдәният йортында газ операторы булып эшли. Гап‑га­ди авыл кешесе. Рәсем сәнгате буенча махсус белем алмаган, хәтта түгәрәкләргә дә йөрмәгән. Ә ясаган картиналарын күргәч, аның осталыгына сокланасың! Менә бит ул Аллаһы Тәгалә бир­гән сәләт!

- Мин аларны үзем өчен генә ясыйм, - дип тыйнак кына елмая Рамил. - Сату‑фәлән дигән уй­ның башыма да килгәне юк. Бары бүләк итәм. Авылда мин ясаган картиналар бик күп. Абый Яшел Үзәндә яши, яңа гына әллә ничә картинамны алып китте.

1-7

- Хезмәт бит ул. Ни өчен кар­тиналарыгызны бушка тарата­сыз? - дим.

- Аларны ДВП тактасына гына ясыйм, киндер сатып алганым юк. Чын картина булсын өчен сыйфат­лы материал, рамнар да кирәк. Бу эш белән ныклап шөгыльлән, булдырасың, диючеләр бар. Тик мин моңа әзер түгел, димме, һәрхәлдә әлегә…

Рамил Әбүбәкеров кечкенәдән рәсем ясаган. Мәктәптә, Мәдәният йортында берәр чара уңаеннан рәсем ясарга, язарга кирәк бул­са, гел аннан үтенгәннәр. Аның сәнгать училищесына китәргә дә теләге булган. Тик әнисе сүзен тыңлап авылда - төп йортта калган.

- Армиядән кайткач, укыр­га китәм, дигән иде, җибәр­мәдек, - дип сүзгә кушыл­ды җирле рәссамның әнисе Зөһрә апа Әбүбәкерова. - Ул да читкә китсә, без нишләрбез, дидем… Ирем Исхак белән ике ул, бер кыз үстердек, Рамил - төпчегебез. Кызлардан да акыллырак булды ул. Эчми, тартмый. Бер каршы сүз әйткәне булмады. Хәзер дә шулай, колак ишетмәсен. Ул яктан бик бәхетле мин, талашып яшәмәдем. Ирем дә «эх» дип тә әйтмәде.

- Бер картинаны ясау өчен күпме вакыт кирәк? - дим Ра­милгә.

- Төрлечә була. Өч көндә дә ясыйм, бер атна да. Рәсем ясау белән эшләр беткәч, кышка кергәч шөгыльләнәм. Җәй көне картина ясарга вакыт юк, бакчаны карый­сы, печән әзерлисе…

- Яз әле, яз кызым, улымның матур рәсемнәрен бөтен халык күрсен, - дип, безнең әңгәмәне сөенеп тыңлап утырды Зөһрә апа.

Башына ак яулык бәйләгән бу анадан җылы бер нур бөркелә. Зөһрә апага 75 яшь тулган икән, ул Сатыш авылында туып-үскән. Гаиләдә сигез бала булганнар, бү­генге көндә алты туганы исән-сау. Ундүрт яшеннән фермада эшли башлаган.

- Безнең йорт ферма буенда гына иде, - дип сөйләде Зөһрә апа Әбүбәкерова. - Бригадир абый: «Сеңлем, бозау карарга кер әле», - дигәч каршы килмәдем. 1957 ел иде ул. Тормышлар авыр. Әзгә дә риза булып йөрисең. Азрак эшләгәч, сыер саварга алындым. Хайваннарга ашлыкны чиләк-көянтә белән ташыдык. Көянтә­гә - ике, кулга тагын бер чиләк асасың. Ашлыкны үлчәүгә куйгач, барысы бергә алтмыш кило була торган иде. Унҗиде яшь тулгач, үз авылыбыз егетенә - Исхакка кияүгә чыктым. Бик рәхәт яшәдек. Ирем дә фермада эшләде. Гомер буе күп итеп мал‑туар асрадык. Әле Аллага шөкер, хәзер дә тик утырмыйм. Маллар янына да чы­гам, җәен килен белән күп итеп җиләк җыябыз, печән чабабыз. Исән‑сау булырга насыйп итсен, балам…

Зөһрә апа сөйләшергә ярата. Килене белән улын да мактап кына сөйләде. Гомумән, шөкрана кылып яши торган күркәм холыклы татар апасы ул! Дөнья ямен күрә белә. Төпчек улы Рамилнең әнә шундый гаҗәеп картиналар ясавы да әнисеннән күчкән кебек тоелды: Зөһрә апа балаларын эчке матурлыкны тоемларга өйрәткән, күрәсең.

ГАСЫРЛАР СЕРЕ

Сатыш борынгы мәдрәсәсе белән даны еракларга таралган сирәк авылларның берсе булып тора. 100 елдан артык волость үзә­ге булып, күп шәхесләр үстергән авыл ул. Сатыш турында китап та бар. Әле яңарак кына дөнья күрде. «Сатыш - гасырлар аша. 1170‑2017 еллар» дип атала ул. Дөресен генә әйткәндә, Сатыш белән кызыксынуыбыз да әлеге китап кулга кергәч башланды. Китап авторларының берсе - бү­генге көндә Казанда яшәүче икъ­тисад фәннәре кандидаты, Казан дәүләт энергетика университеты доценты Фәнил Гадрахманов. Ул Сатышта туып-үскән.

- Авылның тарихын өйрәнүдә унбер галим катнашты, - диде Фәнил әфәнде.

Авыл тарихы китапларын яз­ганда күп очракта төгәл елларны күрсәтү авыр. Сатыш белән дә шу­лай. Китап авторлары авылны 1170 нче елларда оешкан дип яза, әлбәттә, бу якынча дата. Берәү дә «Сатышка 1170 нче елларда нигез салынды» дип язып кал­дырмаган. Ни өчен шул чор ата­ла соң? Беренчедән, 2017 елның май-июнь айларында бу өлкәдә тәҗрибәле галим Альберт Борха­нов җитәкчелегендә казу эшләре үткән. Шулвакыт Сатыштагы Төмшә елгасының Саба суына кушылган урынында ХII гасыр­нын икенче яртысына караган авыл нигезләре табыла. Һәм та­гын археологлар җир астында яткан бакыр, тимер калдыклары, кадак, бизәнү әйберләре, шулай ук ат, сыер кебек мөгезле эре тер­лек сөякләре калдыкларына да дә юлыгалар. Куп материаллар туп-лангач, галимнәр белән авылның иң актив кешеләре жыелып, Са­тыш ХП гасырнын икенче ярты­сының уртасында оеша дигән фикергә киләләр.

- Авылдашларбыз Сатышның оешкан вакыты дип 1170 елны алырга булдылар, - ди Фәнил әфәнде. - Һәрхәлдә, бу шартлы сан. Бер ел эчендэ генә авыл оеша алмый. Әмма фәнни, тарихи өй­рәнүләр шуны дәлилли.

1-11

Китап авторы тагын менә нинди кызык фикерләр әйтте:

- Күңелне иң әрнеткәне: Са­тышны ХVIII гасырда оешкан дип, ә якын гына урнашкан рус авыл­ларын ХVI гасырда оешкан дип, төгәл саннар куялар. Рус авылла­рының күбесе бүген юкка чыкты. Ә Сатышыбыз яши. Фикер сөреш-ләре мондый булган галимнәр сүзенә таянсак, без руслардан соң килеп утырган килмешәк ха­лык булып чыгабыз. Китапны яз­ганда, тарихчылар белән бергәләп моңа нокта куярга булдык. Әбрар Кәримуллинның «Саба яклары­ның мең елдан артык зур тарихы булуын, аның Болгар дәүләте чо­рында ук данлы зур төбәк икәнен онытмыйк» дигән фикеренә та­яндык. Ә иң кызыклысы: Казан университеты типографиясендә басылган 1877 елгы IV археологик съезд материаллары файда булды.

Сатыш авылында яшәүчеләр санын алуны ике чорга бүләргә була: 1800 елга кадәр һәм аннан соң. Ни өчен ике чор? Чөнки Са­тышның сөрү җирләре, тегермән­нәре күрсәтелгән 1798 елгы карта табыла.

- «Марс» колхозында ике мең гектар сөрү җире булып, шуның бер мең гектарын бабайлар ур­маннарны чистартып ясаганнар, калган бер мең гектары 1800 елдан алып Бөек Ватан сугышына кадәр­ге чорда барлыкка китерелгән, - ди Фәнил Габдрахманов. - 1834 елдан 1938 елга кадәр тугыз тап­кыр халык санын алганнар. Әлеге мәгълүматларга ышансак, авылда 1800 елдан 1938 елга хәтле уртача 1674 кеше яшәгән, һәм алар 1798 елдан 1938 елга кадәр авылның сөрү җирләрен бер мең гектарга арттырганнар. Бер мең гектарны 1674 кешегә бүлсәк, 140 ел эчен­дә авылның һәр кешесе 59 сутый урманнан сөрү җире ясаган. Бу ур­тача күрсәткечне 1800 елга хәтле чорга туры китерсәк, 300 кеше­се булган авылга бер мең гектар урманнан сөрү җире барлыкка китерү өчен 800 елга якын вакыт кирәк. Шуның нигезендә авыл­ны X гасырда оешкан дип санарга була.

- Авылның борынгылыгы һәм Болгар дәүләте чорында яшәве турында бездән ерак бул­маган шәһәр дә сөйли, - дип дәвам итә сүзен китап авторы. - Мама­дыш районының рәсми порта­лында Борынгы Болгар шәһәре «Ак кирмән» (Мамадыштан Са­тышка таба‑20 чакрым) XII гасыр башында барлыкка килә, диелгән. Шәһәрләре булгач, аның авылы да оешкан инде…

1-5

Әлеге китапка танылган та­рихчылар да бәя биргән. Әйтик, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков болай дип яза: «Сатыш авылы тирәләре Казан ханлыгы чорында яшәгән авыллар белән әйләндереп алынган. Мәсәлән, Мамалай авылында күн тире­гә язылган хан ярлыгы табыла. Аккүл-Бигәнәй авылы янында «ханнар зираты» дигән каберлек бар һ.б. Шуның өстенә, бу якларда Арча, Болгар вилаятендә билгеле булган Кирмәнчек (Ак Кирмән) шәһәре дә әллә ни ерак түгел. Ягъни Сатыш һәм аның тирә-я­кларында урнашкан авыллар бо­рынгы авыллар рәтендә каралырга тиешләр».

КӘҖӘ МАЛ ТҮГЕЛ, ДИСӘЛӘР ДӘ…

Чал тарихлы Сатышта бүген йорт саен ике‑өч сыер асрау - гадәти хәл. Аннан күбрәк мал то­тучылар да байтак. Ике крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Ләкин, кем әйтмешли, безнең сыер күргән бар, бу турыда сан саен диярлек язабыз. Игътибарыбызны икенче бер малкай җәлеп итте - Сатышта кәҗәләргә хөр­мәт зур, хуҗалыкларда утызлап «сөтлебикә» асрыйлар. Ә иң гаҗә­бе: авылда кәҗә фермасы бар. Дөрес, ул аерым бер хуҗалыкны түгел, ә «Саба» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсенә карый. Гади итеп әйткәндә, элеккеге колхоз инде. Сабада җирләргә, фермалар­га агрохолдинглар хуҗа түгел, анда һаман да колхоз системасы буенча яшиләр. Әйе, исеме за­манча яңгырый, тик җисеме ба­рыбер элеккечә кала бирә. Халык та «колхоз» дип кенә сөйләшә. Менә шушы «Саба» җәмгыяте­нең Сатыш бүлекчәсенә 2011 елда дистә баш кәҗә алып кайткан­нар. Җитәкчеләрнең максаты - бүлекчәдә төрле маллар үстерү, баш санын арттыру.

Кәҗә фермасында булганым юк иде, күрергә насыйп булды. Тыштан сыерлар яши торган би­наны хәтерләтсә дә, эче икенче төрле итеп эшләнгән. Савыла тор­ган кәҗәләрне бергә, яшьрәкләрен аерым япканнар. Фермада ике апа да йөри иде: Раушания Габдрах­манова белән Зөһрә Әхмәдуллина биредә эшли икән.

- Кәҗә акыллы һәм бик чиста хайван, - диде Раушания апа. - Махсус аппарат белән савабыз. Әнә, ферманың аскы ягында ае­рым бер бүлмә бар, шунда мал­ларны сигезәрләп санап кертәбез дә тезеп бастырабыз. Тыңлыйлар, сөзмиләр дә.

Сатышта күпләр терлекчелектә, игенчелектә хезмәт куя. Сыер са­вучылар ике бригада булып эшли. Иртәнге дүрттән көндезге уникегә кадәр бер төркем, уникедән кичке сигезгә кадәр икенче төркем килә. Сыерларны өч тапкыр савалар. Сигез сәгатен тутырмыйча кеше эштән китәргә тиеш түгел!

1-9

- Кәҗә сөтен нишләтәләр? - дим Раушания апага.

- Саталар, кымыз ясыйлар. Яз‑көз айларында атна саен Казанга ярминкәләргә алып барды­лар. Гади кешеләр дә сатып ала, кәҗә сөте бик файдалы бит. Аеруча аллергияле балаларга, тән авыру­лары булган олы кешеләргә эчәргә киңәш итәләр. Зәй кәҗәләренең (төре шундый - авт.) сөтеннән күпләргә ошамый торган үзенчәлекле тәм килми. Сөтне дә чагыштырма­ча күп бирәләр, тәүлегенә уртача өч‑дүрт литр савабыз.

1-8

Кымыз ясау бүлмәсенә дә ке­реп чыктык. Моның белән Рауша­ния Гыйззәтуллина шөгыльләнә икән. Махсус аппаратта көн саен йөз шешә кымыз ясый.

- Җәй көне кымызга ихтыяҗ күбрәк, - ди Раушания Гыйззәтул­лина. - Эшчеләр дә кереп ала. Эсседә салкын кымыз тәмлерәк кебек.

- Эш тәртибен аңлатыгыз әле, - дим Раушания апага.

- 20-30 литр әчегән сөткә (закваска) шундый ук күләмдә кәҗә сөте салам. Шуңа азрак су өстим, чөнки кәҗә сөте майлы була. Ан­нан барысын бергә әлеге махсус машинада әйләндерәм. Бер сә­гатькә якын әйләнгәч, эчемлек әзер була. Һәм шешәләргә тутырып ябып куям.

Саба кымызы төрле кибетләрдә сатыла икән. Ярты литрлы шешә­нең бәясе 60 сум тора. Саклану вакыты - 15 тәүлек.

- Кәҗә мал түгел, дисәләр дә, мин бу хайванны яратам, - ди Раушания Гыйззәтуллина. - Өйдә дә кәҗә асрыйбыз. Сыерга кара­ганда мәшәкате күпкә аз. Көн саен сөтле чәй эчәсең, ә аның файдасы!

1-12

…Язмам башында: «Сатышта яшьләрне авылда калдыру җаен тапканнар», - дигән идем. Аның сере бик гади - кешеләргә эш бар. Әлбәттә, Сатыш географик яктан уңайлы җирдә урнашкан. Ха­лык җиде чакрым ераклыктагы Саба, күрше Теләче, Шәмәрдән бистәсенә йөреп эшли. Колхозда да йөздән артык кеше хезмәт куя. Ләкин биредә үз эшен башлаган кешеләр күп. Ике шиномонтаж, автосервис ачканнар. Сату‑алу белән шөгыльләнүчеләр дә бай­так. Мал асрыйлар. Барысы да - үз тырышлыклары белән.

1-10

Шәхси эшмәкәр Ирек Әхмәт­шинны гына алыйк. 2013 елда, дәүләттән бер тиен дә акча ал­мыйча, гараж салган ул, зур югыч алган һәм автомойка ачкан. Бү­ген шунда матур гына эшләп ята, авылдашларына машиналар юа, вак ремонт эшләре белән дә шө­гыльләнә.

- Әллә ни зур акчалар керми, әлбәттә, - диде Ирек абый. - Тик тормыш алып барырга җитә. Мәктәптән бушаган арада улым да булыша, авылда укытучы бу­лып эшли ул. Берәүгә дә кеше китереп бирми. Махсус тимер тоткычлар ясаттым, келәмнәр дә юабыз. Тырышсаң, тәвәкәллек булса, теләсә кайсы өлкәдә яшәр өчен акча эшләргә була.

Ирек абыйның бу сүзләреннән соң нәрсәдер язу артык кебек. Менә шул.

1-2

1-4

Фотограф: Лилиана Вәлитова

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев