Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Сарымсакны салкыннар башланырга 20-30 көн кала утыртып өлгерергә кирәк. Иртә көздән үк тишелеп чыкканы суыкларда өшиячәк.

Безнең төбәктә сарымсакны 25 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр утыртырга ярый. Утырту өчен уртача сарымсак тырнагы сайлагыз. Тырнаклары эрерәк булган саен уңышлар яхшырак була дип күпләр ялгыша. Сарымсакның кырыйдагы тырнакларын гына алыгыз. Моны утыртасы көнне эшләргә кирәк. Утыртыр алдыннан  тырнакларны марганцовка эремәсенә салып торырга кирәк. Сарымсакны кыяр, борыч, кабак, кәбестәдән бушаган урынга утыртырга тырышыгыз.
 
Сарымсак кышын туңмасын өчен түтәлне 5 см калынлыкта черемә яки яфрак белән каплагыз. Әлеге каплау кар катламының аз булып, суыклар башланганда сарымсакны өшүдән дә саклаячак.
 
Язын төнлә туңдырмый башлагач, яфрак катламын алырга онытмагыз, югыйсә ул шытымнарның черүенә китерәчәк. 

 

Автор : Фаткуллин (Фәтхи) Рәдиф
Фото: polzavred.ru
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев