Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сарык ите белән баллы җиләк-җимеш

Мароккода дәрәҗәле кунакларны кабул иткәндә тәкъдим итә торган ризык бар. Ул иттән һәм баллы җиләк-җимештән пешерелгән тәмле һәм гадәти булмаган ризык.

Бу ризык өчен: сарык ите, 3 кг суган, төрле тәмләткечләр, груша, айва. 
 
 1. Казанда эретелгән майда сарык итен кыздырырга.
 
 2. Аерым савытта суганны кыздырырга, анда чама белән куркума, имбирь, кызыл борыч, зира, кара борыч, томат пастасы салырга.  
 
3. Аннары бу суган соусына кыздырылган итне салырга һәм 2 сәгать томалап пешерергә.
 
 4. Шул вакытта шикәрләнгән җиләк-җимеш әзерләргә. Анар (гранат) согына груша һәм айва, шикәр комы, дарчин таякчыгы, канәфер, түгәрәк борыч салып утка куярга һәм җиләк-җимеш кызарганчы пешерергә. 
 
 5. Табынга чыгарганда зур тәлинкәгә башта ит , өстенә суган соусын салырга. Өстен шикәрләнгән җиләк-җимеш белән бизәргә.
Күп укылган

 

Автор: Дамира МАКСУТОВА
Фото: Дамира Максутова

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев