Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сарыкны кем ашаган?

Юк, бүре түгел, куян ашаган. Телләр тирәсендәге бүгенге вәзгыятьне күзәткәндә нәкъ шушы мәсәл искә төшә. Мәктәптә татар теле укытылганга кем гаепле? Юк, хөкүмәт тә, министрлык та, мәгариф идарәләре дә түгел, ә мәктәп гаепле. Ник укыталар? Уку планын, закон буенча, мәктәпләр үзләре төзи, кертмәсеннәр иде татар теле дәресләрен, гаепле булмаслар иде....

Хәзер уйлап карыйк инде. Ни өчен гаепле соң безнең мәктәпләр? Бәлки, безнең гауга кубарган ата-аналар да, прокурорлар да рус телен бик әйбәт белеп бетерми торгандыр? "Обучение" белән "изучение" сүзләрендәге аерманы аң­латмалы сүзлектән карарга кирәк булгандыр, бәлки.
Бу очракта, туган телләрне бары тик теләк буенча гына укытуларын тикшерергә кушкач, әлеге йөкләмәнең Россия Федерациясе Конституциясенә каршы килмиме-юкмы икәнен, аны тормышка ашыр­ганда башка төр кануннар бо­зылу-бозылмавын тикшерергә ки­рәк булгандыр? Гражданнар кодек­сының 3 маддәсе 2 пункты буенча, андый очракта Законнар өстенлеге раслана бит. Генераль прокуратура бу хакта уйлап тормаган, күрәсең.


Тикшерүләрдән соң мәктәп җитәкчелегенә җитешсезлекләр­не төзәтергә вакыт бирелә. Ике юл бар: сарык ашаган куян шикелле, җитешсезлекләрне бер сүз әйтми генә төзәтәсең, йә үз фикереңне белдереп җавап бирәсең, күр­сәт­мәне шикаять итәсең. Күп мәктәп директорлары беренче юлны сайлый. Хаклы икәнен белеп тә, дәш­мим, диючеләр дә бар. Көрәшү­челәр бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Чаллыдагы мәктәпләрнең берсендә директор булып эшләүче А.Габдрахманов. Күрсәтмәгә җавап биргәннән соң, тагын прокуратурага чакыртып, протест тапшырдылар, ди ул.


Документта, ФГОС белән чагыштырганда, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты дәресләренең кимрәк булуы әйтелә. Мәгарифне үстерү институты доценты Марат Лотфуллин сүзләренә караганда, ФГОС сәгатьләр санын билгеләми, ул бары тик мәктәптән чыкканда укучыда булырга тиешле компе­тен­цияләрне генә билгели. Сәгать­ләр саны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә һәм ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш дигән сүз түгел. Мәктәп кайсы дәресне ничә сәгать укытасын үзе билгели, уку планнары закон буенча министрлыктан да, мәгариф бүлекләреннән дә төшерелергә тиеш түгел. Россия Федерациясе Конституциясе, Россия Федера­ция­се "Мәгариф турында"гы Федераль Закон буенча, мәгариф системасы федерация субъектлары юрисдикциясендә.


Конституциянең 68 маддәсе 2 пункты нигезендә, федерация субъектлары үз дәүләт телләрен кабул итә ала. Инде дә килеп, Татарстан Республикасының "Дәүләт телләре һәм республика халыклары телләре турында"гы Законы да бар бит. Анда республикадагы ике дәүләт теле бертигез хокуклы диелгән, мәктәпләрдә, һөнәри белем бирү йортларында аларның бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиешлеге әйтелгән. Бу канунга нигезләнгән очракта, рус теленең сәгатьләрен Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән дәрә­җәгә җиткерсәк, татар теленең дә сәгатьләре артырга тиеш була түгелме соң?


Прокуратура рус булмаган телләрнең бары тик теләк буенча гына укытылуын таләп итеп, рус телле ата-аналар теләген "үти". Имеш, руслар туган тел дип, рус телен сайлаячак. ФГОС та рус теле туган тел буларак түгел, дәүләт теле буларак бара. Ә башка, рус булмаган телләр, ә бездә башка халыклар 190нан артык, мәгариф системасында шуның 80нән артыгы катнаша, алар "туган тел" дип бирел­гән. Менә шушы хокукый коллизия сораулар тудыра да инде. Татар теле - Татарстанда дәүләт теле булса да, ФГОСта ул дәүләт теле дип тү­гел, туган тел дип бара. Татарс­тан­ның Дәүләт Советына, башка милли рес­публикалар белән берлә­шеп, Дәү­ләт Думасына "Мәгариф ту­рында"­гы Законга һәм федераль дәүләт стандартларына үзгәреш кертүне тәкъдим итүдән дә яхшысы булмас.


Генераль Прокуратура боларга күз йомып, татар теленең сәгатьләрен киметү исәбенә рус телен арттыруга мәҗбүр итә икән, ул әле "Россия Федерациясенең Дәүләт теле турында"гы Законы­ның 1 маддәсе 7 пунктын да бозу булып тора. РФ дәүләт телен куллану мәҗбүрияте РФ халыклары тел­ләрен, РФ составындагы республи­ка­ларның дәүләт телләрен куллануны киметү яки инкарь итү дип аңлатылырга тиеш түгел диелә әлеге пунктта.
Кыска нәтиҗә: уку планнарын һәр мәктәп мөстәкыйль төзи. Федерация субъектларындагы мәга­риф субъектның үз кулында. Россия Мәгариф министрлыгы тәкъ­дим итә ала. ФГОС белем нәти­җә­ләрен, чыгарылыш сыйныф укучы­сының компетенцияләрен билгели. Әлбәттә, БДИ аша. Әти-әниләр уку планының мәҗбүри өлешен мәҗбүри укый, бары тик факультатив өлешен генә сайлый. Закон буенча, әти-әни нинди телдә белем алуны сайлый, тел предметларын түгел. Мәктәп, мөмкинлегенә һәм укытучыларның булу-булмавына карап, ул белем алырга теләгән телне бирә яки бирми.

("Ватаным Татарстан", /№ 159, 27.10.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев