Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Санитарлар кыйнап үтергәнме?

Магнитогорскиның психоневрология интернатында санитарлар өлкән яшьтәге бер пациентны ничек мәсхәрәләүләрен видеога төшергәннәр. Видеоязмада диванда тыныч кына ял итеп утырган бер бабайга резин аяк киеме аталар, күз ачып йомган арада очып килгән тапочка аның башына килеп эләгә.

Әмма бу гына аз тоелган күрәсең, санитар егет психоневрологик авыруны башта котырта-котырта үз артыннан йөрттерә. Инде 72 яшьлек авыру кире диванга бара башлагач, санитар аның артына китереп тибә. Бу хәлне карап торган башка санитарларның видеода көлгән тавышлары ишетелә. Интернат хезмәткәрләренең бабайны шулай итеп мәсхәрәләвен Төмәндә яшәүче Яна исемле кыз «74.ru» сайтына җибәргән. Бу кадрларны аңа шушы интернатта эшләүче бер танышы җибәргән, дип яза Кызыл таң.
 
Русия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча тикшерү идарәсе өлкән яшьтәге пациентны мыскыл итү факты буенча җинаять эше кузгаткан. Прокуратура һәм полиция дә әлеге медучреждениедә тикшерү уздыра, алар анда башка пациентларның ничек яшәүләрен, биредә видеокамералар булу-булмавын ачыклый.
 
Төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы баш табибны инде эшеннән азат иткән һәм тагын 3 медицина хезмәткәрен дә эштән кумакчылар. Видеодагы санитарлар һәм медицина хезмәткәре әлегә интернатта эшли дип санала. Аларның берсе - ялда, икесе авырый икән. Сәламәлек саклау министрлыгында «бу хезмәткәрләр эшкә чыкмыйча, аларга карата бернинди дә чара күреп булмый, әмма алар эшеннән азат ителәчәк һәм киләчәктә сәламәтлек өлкәсендә эшли алмаячак», дип ышандыралар. Министрлык, үз чиратында, психоневрология дәваханәләрен видеокамералар белән тәэмин итү мәсьәләсен өйрәнә. Якын арада башка шундый ук медучреждениеләрдә профилактик тикшерүләр узачак.
 
Медицина учреждениесендә шулай итеп кимсетелгән пенсионер сентябрь аенда вафат була. Психоневрологиядән кала, бабайның башка хроник авырулары да булган, аның озак еллар шикәр чиреннән җәфаланганы мәгълүм.
 
Экспертлар психиатрия дәваханәләрендә дәваланган пациентларга карата мондый мәсхәрәләү фактлары буенча җинаять эшләре бик аз кузгатылуын әйтә. Бу әлеге учреждениеләрнең ябык булуы һәм андый хәлләрне яшереп калдыру белән бәйле. Мондый вәзгыять, үз чиратында, шушындый җинаятьләр кылуга һәм җәзасызлыкка этәрә, дип ассызыклый алар.
 
Социаль челтәрләрдә бу видеоязманы караучылар бар куәткә үзара фикер алыша. «Җаны авыру булган кешене шулай итеп рәнҗеткән санитарлар үзләре психик яктан сәламәт микән?» дигән сорау да биргәннәр интернетта…
 
 
 
 

Фото: https://gorod48.ru/news/1190736/

Реклама

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Если туда поможешь мало не покажется?