Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сан-Францискода республика җитәкчеләре өчен укыту программасы эшли башлады

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Алгарышлы лидерлык курсы» программасы - модага иярү түгел, ә зарурият.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Сан-Францискода Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң югары звеносы җитәкчеләре өчен «Алгарышлы лидерлык курсы» укыту программасын эшләтеп җибәрде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в США (Сан-Франциско)

Укыту программасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән «AmBar» (American Business Association of Russian speaking professionals) ассоциациясе президенты Анна Дворникова мөрәҗәгать итте.

Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка Чарльз О'Райлиның һәм Роберт Бургельманның рус теленә тәрҗемә ителгән китапларын тапшырды.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым в США (Сан-Франциско)

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый уку - модага иярү түгел, ә зарурият. Аның сүзләренчә, бүген бөтендөнья трендлары турында, өр-яңа һәм заманча үзгәрешләр турында белеп тору аеруча мөһим, яңалыкларны республикада куллану мөмкинлеге булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов барысына да уңышлар теләде һәм уку барысына ошар дип өмет белдерде.

Аннары бөтен дөньяга мәгълүм спикер Тони Себа лекция укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Сан-Францискода республика җитәкчеләре өчен укыту программасы эшли башлады

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев