Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Самара Арена» стадионы төзелешенә өстәмә рәвештә 598 миллион сум акча бүленәчәк

«Казан» җитештерү-төзелеш идарәсе тарафыннан торгызыла торган «Самара Арена» стадионда төзелеш эшләренең тәмамлану вакытын 2018 елга күчерделәр.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). «Казан» җитештерү-төзелеш идарәсе тарафыннан торгызыла торган стадионда төзелеш эшләренең тәмамлану вакытын 2018 елга күчерделәр. Һәм аңа өстәмә рәвештә 598 миллион сум акча бүленәчәк, дип яза «Коммерсант».

Самара стадионы 70 процентка диярлек әзер. Аны сафка бастыру 18,9 миллиард сумга төшәчәк, диелә басма хәбәрендә.

«Самара Арена» стадионында төзелеш эшләре 2014 елда башланды. Башта аны быелның декабрендә файдалануга тапшыру күздә тотылса да, инде 2016 елның ахырында ук төзелеш эшләренең соңаруы билгеле булды.

Илнең тагын алты стадионын торгызу эшләре шулай ук киләсе елда тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев