Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салмыш кешегә тел кирәкми

Кулланучылар базарын чагылдырган статистика мәгълүмат­лары исерткеч эчемлекләр сатуның күрсәткечләренә аеруча игътибарлы. Бу темага берничә махсус таблица һәм график багышланган. Аңла­шыла инде: аракы финанс күрсәткечләрен яхшырта дип санала, чөнки акцизлардан төбәк бюджетларына да акмаса да яхшы тама. Белештем: сәүдәгәрләр дә шешәле товарны сату табышлы, диделәр.

Табышлы икән, димәк, янәдән табышка салым түләнә, икътисад мантый сыман. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Кемнәргә­дер матди файда бирсә дә, гомумән алганда, эчүчелек бер дә икътисад файдасына эшләми. Алкоголь сәламәтлекне, гаиләдә­ге һәм җәмгыятьтәге тынычлыкны гына юкка чыгарып калмый, чынлыкта икътисадны да җи­мерә. Милләтнең ассимиляция­лә­нүендә исә ул беренче дәрә­җә­дәге роль уйный, чөнки исереккә диңгез тубыктан, аңа милләтең дә, динең дә, ватаның да кирәк­ми. Башта халык эч­кечелеккә бире­лә, аннан соң: "Татар теле нәр­сәгә ярый ул", - дигән фәлсәфә формалаша. Дин һәм башка әхлакый категорияләр турында инде әйтеп тә тормыйк. Тилерткеч сыеклыкның икътисадка зыяны турында бик күп фактлар, дәлилләр китерергә булыр иде. Тик мәйдан сарыф итеп тормыйк, аек акыллы кешегә болай да аңлашыла. Аракылы шешәгә үре­лү кешенең шәхес буларак йомшаклыгы, йогынтыга тиз бирелүе турында сөйли. Мондыйлар белән идарә итү җиңел, әмма алгарышка ирешү мөмкин түгел. Шуңа күрә статистик мәгълүмат­ларга бер генә күзлектән бәя бирү отышлы булыр иде: эчү­челек киң таралган икән, димәк, җитәкчеләр тиешен­чә эшләми. Мин үзем аракы сату статистикасына нигезләнеп, бер­ничә җи­тәкчене - хакимият башлыгын, район мөхтәсибен һәм казыен, мәгариф бүлеге җитәкче­сен, район газетасы редакторын, эчке эшләр бүлеге җитәкчесен келәмгә бастырыр һәм: "Ник эшләмисез?" - дигән сорауны кабыргасы белән куяр идем. Һәм бер ел эчендә ситуациянең бик кечкенә булса да алгарыш ки­черүен таләп итәр идем. Уңай үзгәрешләр урынына киресе күзәтелә икән, әлеге әфәнделәргә урыннарын бушатырга тәкъдим итсәң дә начар булмас иде.


Ситуация исә болай: быел­ның беренче кварталында үткән елның шул чоры белән чагыштырганда республикада ак аракы сату 102 процентка җиткән, башка төрле исерткечләр сәүдәсе 107 процент үсеш күрсәтә. Саба районы аракы сатуны 87 процентка кадәр төшергән, башка исерткечләр сату күләме 92 процент күрсәтә. Чирмешән районы аракы сатуны 88 процентка калдырган, әмма башка төр исер­т­кечләр сату күләме буенча "алдырган" - 104 процентка җит­кергән. Биектау районында да шул ук хәл: аракы кимегән, җи­ңелрәк исерткечләр сату күләме 111 процентка кадәр кү­тәрелгән. Ике төр исерткечне сатуны да киметкәннәр исемлеген­дә Чистай, Әтнә, Мамадыш, Яңа Чишмә районнары күренә. Кукмаралар аракы сатуны 103 процентка җиткергәннәр, ә җиңел исерт­кечләр сату күләмен 90 процентка калдырганнар. Балтач районы аракы сату күләмен дә, башка төр алкогольле эчемлекләр­не сатуны да 106 процентка кадәр күтәргән. Без Балтачны ислам дәгъвәте иң яхшы алып барылган район дип саныйбыз, районда эчүчелек дәрә­җәсенең артуы бу ышанычны киметә. Татарлар күпчелекне тәш­кил иткән Актаныш районында аракы "үсеше" - 108, шәраб һәм сыра ише агулар сәүдәсе арту - 125 процент. Лаеш районында саннар - 113/128, Балык Бис­тәсендә - 115/110. Теләче районы республика күләмендә рекордчы: ак аракыны 115 процент дәрәҗәсендә күбрәк эчер­гәннәр, сыра ише исерткечләрне 138 процентка җиткергәннәр.

Гомуми процентлар барысын да әйтеп бетерми әле. Җан башына эчелгән аракы төгәлрәк сурәтли вәзгыятьне. Дөрес, уртача күрсәткечләр - шулай ук бик кызык саннар инде алар. Бернард Шоу әйтә әнә: "Минем күршем көн дә хатынын кыйный, мин бер дә кыйнамыйм. Уртача алганда, без көнаралаш хатыннарны тукмыйбыз", - ди. Арча районында, мәсәлән, быелның беренче кварталында җан башына 2,7 литр аракы эчелгән (сыра исәпләнми). Безнең дүрт кешелек гаилә исерткеч кулланмый, күршедәге мөселман гаиләләре дә шулай ук. Авыл имамының 7 кешелек гаиләсе аракы сатып алмый. Шулай булгач өч айга җан башына туры килгән эчкечелек күрсәткече коточкыч сан ул: кемдер (байтак кеше дип саныйк) баш ташлап эчә дигән сүз.

Бер нәрсә куандыра: арчалар аракы эчү күләмен үткән елгыдан арттырмаган, әмма киметмәгән дә. Күрше Балтач районы исә җан башына эчү күрсәткечен дә үстергән, 107 процентка җиткер­гән. Республика буенча исә күр­сәткеч тагын да куркынычрак - бер кешегә 3,5 литр аракы эчелгән, бу - үткән елгының 104 проценты. Моны еллык күләмгә җиткереп тапкырласак, җан башына 14 литр аракы туры килә дигән сүз. Сыра һәм көмешкә эчүчеләрнең дә байтак булуын искә алсак, мил­ләткә генетик кодның җиме­релүе яный дип чаң сугарга кирәк булачак. Күбесенчә руслар яшәгән Спас районында җан башына аракы куллану - 2 литр, татарлар өстенлек иткән Мөслимдә - 2,9, Сарманда - 3,1, Ак­танышта - 3,2, Азнакай районында - 3,6 литр икән, димәк, мил­ләт зур куркыныч астында калган дигән сүз бу. Менә кайда ул ассимиляциянең һәм деграда­ция­нең башы!
Җан башына аракы эчү күләме ягыннан Әлмәт һәм Лениногорск районнары рекорд куйган: бер кешегә эчкән аракы күләме бер кварталга 4 һәм 4,1 литр туры килә. Мин инде үзем уйлыйм: бу язма газетада чыккач, район мөх­тәсибләре бу юллар авторы­ның "Никахка акча түләргәме?" дигән язмасын укыганнан соң җанлан­ганга һәм активлашканга караганда да ныграк селкенерләр, бер-берсенә телефоннардан шалтыратып, үзара киңәшерләр, имам­­нарны келәмгә бастырырлар, чын дәгъвәт таләп итәрләр, үзләре дә авылларга дәгъвәт белән чыгарлар, намаздан соң тәсбих әйтү мәсьәләсен проблема итеп кү­тә­рүдән туктарлар... Чөнки менә кайда ул безнең эшебезнең чын нәтиҗәләре! Югыйсә, эчкечелек аркасында милләткә зур куркыныч яный бит.
Быелның гыйнварында республикада 24 кеше спиртлы эчем­лекләрдән агуланып үлгән, үткән елгы шул чор саны - 19, гыйнвар-февральдә үлүчеләр саны 43 кә җиткән, үткән елгы шул чор саны - 37, өч ай күрсәткече инде - 64. Эчкечелек нәтиҗә­сендә акрын үлем­гә дучар булучылар санын исә статистика мәгълүмат­ларына карап чамалап була.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев