Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салкын тию белән гриппны ничек аерырга?

Салкын тию белән гриппны еш кына аерып бетермибез. Нәрсә соң ул салкын тию? Аның грипптан аермасы нидә?

Табиблар аңлатуынча, салкын тию – төрле вируслар тәэсирендәге йогышлы авыру. Билгеләре – томау төшү, ютәлләү, тамакта авырту, температура күтәрелү. Грипп исә – сулыш юлларының грипп вирусы тәэсирендә каты инфекцион авыртуы. Каты респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) төркеменә керә. Бу авыруны дәвалау өчен күп фәнни хезмәтләр язылса да, алар бик аз күләмдә файда бирәләр, чөнки грипп төрләре елдан-ел үзгәреп тора.
Күпләр салкын тимәсен өчен алдан чарасын күрә, витаминнар эчә. Безгә таныш булган Аскорбинка, С витамины күп бәхәсләр тудырды. Баксаң, С витамины салкын тиюдән коткармый икән. Әмма грипп белән авырганда аны куллану тизрәк савыгырга ярдәм итә. Ә менә антибиотиклар авыру катлаулы булмаса, кирәк түгел, ди табиблар.
Прививкаларга килгәндә, алар грипп белән авыруны шактый киметәләр, әмма авыруны булдырмауга гарантия бирә алмыйлар. Прививка 65 яшьтән узган, шикәр чире белән, сулыш алу, йөрәк, бавыр, бөер, яман шеш, хроник авырулар белән интегүчеләр өчен кирәк. Кешеләр белән эшләүче: укыту, медицина өлкәсендәгеләргә дә прививка ясату киңәш ителә.
Салкын тигәндә дару үләннәренең дә файдасы бар. Эхинацея дару үсемлеге альтернатив медицинада киң кулланыла, ул иммун системасын ныгыта, шулай ук салкын тиюдән дәвалау чарасы буларак та кулланыла. Эхинацея төнәтмә буларак та, төймә дару буларак та файдаланыла.
«Әбиләр ысулын» да онытырга ярамый: салкын тигәндә кайнар пар сулау. Кайнар парны йотып, томаудан котылырга мөмкин.

Нияз Бишбалта, Казан.

Реклама

Фото: https://pixabay.com

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев