Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салкын тимәсен дисәң – җылы киенмә

Бүлмәдә температура 20-22 градус тирәсе саклансын, эсседә вируслар үрчи генә.

Урамда салкынайта, яңгырлы көннәр сәламәтлеккә дә тәэсир итә. Балалар мондый һава торышын аеруча тиз сизә. Ютәлләргә тотына, борыны тыгыла. Баланың иммунитетын күтәрер өчен нишләргә?

Сезонлы авыруларны кисәтү турында Республика клиник балалар хастаханәсендә сәламәтлек үзәге җитәкчесе Гүзәл Яруллина белән сөйләштек.

– Көзен салкынайтып җибәргәч, балаларда борын, тамак авырулары ешая. Бу иммунитет какшау белән дә бәйледер. Баланың иммунитетын ничек ныгытырга?
– Бу вакытта баланың организмы бик сизгер, иммунитет та бик ныгымаган була. Авыруларга бирешмәсен өчен, балаларны кечкенәдән чынык­тырырга кирәк. Әти-әниләргә, балаларыгызны артык җылы киендермәгез, дип киңәш итәр идем. Урамда еш күрәбез: баласы белән әни һава суларга чыккан. Кат-кат киенгән бала чак атлап йөри. Ә бит ул йөгерергә, уйнарга тиеш. Баланы салкын һавага ияләндерергә кирәк.

– Үсмер кызлар башларына кияргә яратмый...
– Урамда ничә градус салкында башка кияргә кирәк икәнен төгәл генә әйтеп булмый – моны һәр кеше үзе хәл итә. Ничек кенә булмасын, балалар башларына кисә яхшырак. Бигрәк тә җилле көндә. Ел фасылына карамастан яланбаш йөрү зыян­лы. Ә иң мөһиме – муенны сак­ларга кирәк. Күп авырулар муеннан башлана.

– Иммунитетны ныгытуда витаминнарның файдасы бармы?
– Бар. Елына ике тапкыр витаминнар эчәргә киңәш итәм. Язын – март-апрель айларында һәм көзен – октябрь-ноябрьдә поливитаминнар куллану нәтиҗәле. Кыйммәтлесенә кызыкмагыз, иң мөһиме – аларның составында микроэлементлар, йод, селен һәм балага кирәкле башка матдәләр булырга тиеш.

– Җәй буе бакчада җиләк-җимеш, яшелчә ашыйбыз. Югыйсә, файдасы кыш буена җитәргә тиеш кебек?
– Бу әйбәт, сүз дә юк. Әмма аларның файдалы элементлары кышка кадәр сакланмый шул. Матдәләр алмашы көн саен бара бит.

– Дөрес туклану да сәламәтлеккә тәэсир итә. Организмны ныгыту өчен көненә күпме яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк?
– Балалар да, олылар да көненә кимендә биш порция җиләк-җимеш, яшелчә ашарга тиеш. Биш порция дигәндә, якынча ярты килограмм җиләк-җимеш, яшелчә күздә тотыла. Аларны чи килеш кенә түгел, салатка, ашка кушарга ярый. Светофор кагыйдәсен истә тотып, өч төрле төс: яшел, сары, кызыл яшелчә, җиләк-җимеш рационга керсә әйбәт. Әйтик, бер көндә кишер, алма, әфлисун, яшелчәле салат, борщ ашарга була.

 

– Иммунитетны ныгыта торган махсус прививкалар бар дип ишеткән идем.
– Аларны, гадәттә, еш авырый торган балаларга ясыйлар. Әлеге мәҗбүри вакциналар илкүләм календарьга кертелмәгән. Теләгән кеше үзе сатып алып ясаттыра ала. Дөрес, башта иммунолог белән киңәшләшергә кирәк.

Реклама

– Еш авырый торган дигән төшенчәне ничек аңларга?
– Ел дәвамында алты тапкырдан да күбрәк салкын тидереп чирләүче, авырудан тиз генә терелә алмыйча өзлегүләр алган балаларны еш авыручыларга кертәбез.

– Грипп вакытында суган, сарымсак турап куярга кушалар, моның файдасы бармы? Әллә суганны ашасаң грипптан яхшырак саклыймы?
– Элек балалар бакчаларында тәрбиячеләр сабыйларга муеннарына киндер сюрприз шоколадыннан чыккан савытка тишекләр ясап, эченә суган, сарымсак салып килергә куша иде. Аның исе әйләнә-тирәдәге һаваны чистартып тора. Суганны ашаудан бигрәк, аның исе чыкса яхшырак. Анда микроб­ларны үтерә торган фитонцидлар бар.

– Телефонда еш утыру да иммунитетны какшатадыр?
– Гаджетлар иммунитетны гына какшатып калмый, күзләр, умыртка баганасы өчен дә зыянлы. Инфекцияләр таралуга да сәбәпче була. Гомумән, хәзерге буын яшьләрнең гаджетларга бәйлелеге – мөһим проблема. Ничек тә балаларны телефоннан, компьютердан аеру юлларын табарга кирәк. Гаилә белән бергәләп саф һавада йөрү, күмәкләшеп уйнау уңай нәтиҗәләр бирә. Моның өчен әлбәттә, әти-әни үзе дә компьютерда утырырга тиеш түгел, ул үзе үрнәк күрсәтсен.

– Гриппка каршы прививка ясату өчен дә хәзер уңышлы вакыт, диләр...
– Грипптан саклану өчен прививка ясатырга киңәш итәм. Куркырга кирәк түгел, хәзерге вакциналар ышанычлы, чистартылган. Шөкер, өзлегүләр дә китереп чыгармый. Кайбер әти-әни: «Прививкадан соң балам авырды», – дип зарлана. Бу вакцинаның сыйфаты белән бәйле түгел, димәк, укол ясаган вакытта бала авырый торган булган, шуңа да прививкага кадәр баланы җентекләп тикшерергә, сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәк.

– Авырулардан саклану максатында бүлмәне җилләтүнең файдасы бармы?
– Хәзер җылы бирелгәч, фатирларда эссе, коры һава. Бу баланың сәламәтлегенә файдалы түгел, борын куышлыгы кибә. Шуңа да торбаларга юеш чүпрәк элеп куярга, һаваны дымландырырга киңәш итәм. Бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк, форточканы ачып йоклау да яхшы. Бүлмәдә температура 20-22 градус тирәсе саклансын. Эсседә вируслар үрчи генә. 

 

Эльвира Мозаффарова

Фото: https://pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев