Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салкында билетсыз кешегә кагылмаячаклар

Тиздән җәмәгать транспортында билетсез йөргән "куяннар"ны кышкы салкынга куып чыгару закон нигезендә тыелырга мөмкин. Россия Транспорт министрлыгы шул хакта закон проекты әзерләгән. Гамәлгә керә калса, әлеге кагыйдә балаларга гына түгел, өлкән пассажирларга да кагылачак.

Арабызда кондуктор­ның билеты булмаган ке­шеләрне җәмәгать транспортыннан куып төшерүе­нең шаһиты булмаучылар аздыр. Елның-елында күзә­телә торган күренеш бу. Соңгы елларда исә автобус­тан билетка акчасы җит­мәгән балаларны төшереп калдыру очраклары да еш күзәтелә башлады.

Хәтерлә­сәгез, узган ел Свердловск өлкәсендә кондуктор билетка акчасы җит­мәгән мәктәп укучысын утыз градуслы кышкы салкын көндә автобустан куып чыгарган иде. Бу хәбәр Рос­сиядә бала хокуклары буенча вәкаләт­ле вәкил Анна Кузнецовага кадәр үк барып җитте. Узган елгы ачы тәҗрибәдән сабак алып, быел Свердловск өлкәсен­дә кышкы чорда балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру тыелды. Бу үрнәккә Чи­ләбе һәм Мәскәү өлкәләре дә иярде. Россия Транспорт министрлыгы исә әлеге таләпне илнең башка тө­бәк­ләренә дә кертмәкче. Мон­нан тыш, яңа закон проекты кышкы чорда өл­кән яшьтәге пассажирларга карата да миһербанлы булуны күздә тота.

Реклама


Россия Иҗтимагый палатасы вәкиле Владислав Гриб сүзләренә караганда, нияте изге булса да, яңа закон проектында ачыклык кертәсе урыннар шактый әле. Әйтик, кайсы очракны кеше гомере өчен куркыныч тудырырлык дип бәя­ләргә дә, бөтен хәй­ләкәр "куян"нар да мескенгә сабыша башласа, нишләргә? Проект авторлары тиздән әлеге сорауларга ачыклык керткән махсус белешмәлек эшләнәчәк, дип ышандыра.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев