Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салаваттан сәхнәдән сөйләгән мәзәк өчен гафу үтенүен сорыйлар

Салават Фәтхетдиновның Казандагы 31 концертлар сезоны программасы бөтен кешегә дә ошап бетмәгән ахрысы. Җырчыны Камал театры сәхнәсеннән сөйләгән мәзәге өчен гафу үтенергә чакырганнар.

Мәзәк дин һәм муллалар турында булган. Концертка баручылар аны белә, күбесе социаль челтәрләргә дә урнаштырды.  Сүзләргә караганда, мәзәк мондыйрак булган, мулла янына җилбәзәк хатын-кыз киңәш сорап килгән. Иренә хыянәт иткәне өчен ахирәттә нәрсә булачагын сораган. Рухани кем белән хыянәт итүен сорагач, хатын-кыз сөяркәсе бер мулла булуын  сөйләгән, рухани аңа "кара әле, нинди хәйләкәр, турындан туры җәннәткә эләгергә телисең икән", дип җавап кайтарган имеш.

Шикаять белдерүче "ВАКФ" фондының элекке җитәкчесе, хәзерге вакытта мөселман патриотик фондны җитәкләгән Рөстәм Хәбибуллин фикеренчә, әлеге шаярту "руханиләрне мыскыллый һәм халык тарафыннан ышанычны киметә". "Рухани турында шаяртуыгыз сезне татар мәдәниятенең күренекле вәкиле буларак бизәми. Гафу үтенүегезне сорыйм", дип мөрәҗәгать иткән ул җырчыга. Әлегә Салават Фәтхетдинов моңа берничек тә җавап кайтармаган.

 

Реклама

Фото: Tatar-inform.ru архивы

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев