Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салаватның әнисе янына вертолет белән кайтуы укучыларны икегә бүлде (ВИДЕО)

Салават Фәтхетдинов инстаграмына кызыклы видео урнаштырып: "Бер буш көнем бар иде, авылга кайтып инәйнең рәхмәтен алып килдем әле" дип язып куйган. Бер карасаң, бернинди дә гаҗәпләнерлек урын юк кебек. Салават Зәкиевичнең әнисе янына авылга вертолет белән кайтуын исәпкә алмаганда...

Анысы шулай, түзеп булмаслык сагынган чакларыбызда газиз кешеләребез янына вертолетка-самолетка утырып та, поезд белән дә, хәтта атка яисә велосипедка атланып кайтырга да әзербез. Алай гынамы, җәяүләп кайтырга да риза, әниебезнең җылы кочагы көтсен генә!

Әмма әлеге видео, әлбәттә инде, лайклар җыеп кына калмаган, ә укучылар арасында бихисап бәхәс тудырган. Видеоны караган 70 меңләп кеше кызып-кызып комментарийлар яудыра. Берәүләр Салаватны мактаса, икенчеләре артистның бу адымын мактану дип кабул итә.

 

Бер буш конем бар иде авылга кайтып инэйнен Рэхмэтен алып килдем эле

Публикация от Салават Закиевич Фатхутдинов (@salavat_fatkhutdinov_official) 26 Янв 2019 в 11:25 PST

 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.01.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев