Саба дулкыннары

Салаватның Әлмәндәре дә Әҗәл белән китәргә генә тора, хатыннары да мулла белән хыянәт турында гына уйлый...

“Салават” җыр театры инде утыз бер ел дәвамында тамашачыга ел саен өр-яңа концерт программасы тәкъдим итә. Салават концертына барсаң, театраль күренеш булачагын төгәл әйтергә буладыр. Иң мөһиме: һәр сезонның үз темасы, үз геройлары.

Нәрсә ул мәхәббәт?

Бу программаның төп соравы: нәрсә ул мәхәббәт? Ни кызганыч, өч сәгатьлек концерт карап, әлеге сорауга төгәл җавап таба алмадым. “Башта кеше гашыйк була, аннан соң сөюен аңлата, соңыннан яратам, ди, ахырда гына хис мәхәббәткә әверелә”, - ди Салават. Хатыны Ләйсән белән өйләнешкәннәренә быел утыз ике ел икән. “Мин бу замана балалары өчен борчылам. Мәхәббәтнең 50 проценты гаилә коруга барып җитми”, - дип өстәде җырчы.

Концертта мәхәббәт белән хыянәтнең дус булуы турында әйтелде. Мәхәббәт булган җирдә хыянәт тә бар, ди Салават. 

Нәрсә соң ул мәхәббәт? Нинди мәхәббәт турында сөйли, җырлый Салават?! Тормышка карата мәхәббәтме, хатыныңны яратумы? Җырларында әлеге темаларның икесе дә чагыла. “Мәхәббәт – ул фәлән-төгән”, - дигән җөмләне, күпме көтсәм дә, ишетмәдем.

Әлмәндәр бабай, әссәләмәгаләйкүм!

2019 ел сезон концертында төп каһарман – Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәре. Салават тамашачыга әйтер сүзләрен Әлмәндәр бабай аша җиткерәчәген белдерде. Әлмәндәр ролен “Салават” театры артисты Ядкәр Хәбибуллин башкарды.

Әлмәндәр бабай белән Әҗәлетдиннең мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Әҗәл “повышениегә” киткән икән. Ул хәзер Газриалнең киңәшчесе! Ул кешеләрне теге дөньяга алып китү белән шөгыльләнми. Кешеләр үзләре үлемгә таба агыла. Үзмәшгульлек - “Самозанятость” чәчәк ата икән.

Әлмәндәр бабайның сүзләре белән килешмичә булмый. Намаз уку, ураза тоту – болар барысы да бушлай. Ә хәмерен, тәмәкесен сатып алу акчага. Беренчесен кылучыларга караганда икенчесен эшләүчеләр ешрак күренә. Димәк кешеләр гөнаһ кылып, сәламәтлекләренә зыян китереп, теге дөньяга үзләре ашкына.

Әле иң кызыгы – хәзер Әҗәлетдиннең коллары кешегә теге дөньяга китәргә вакыт җиткәнен күктән төшеп әйтми, ә Интернет аша гына хәбәр итә икән. Дөнья алга таба бара, Әлмәндәре дә, Әҗәле дә үзгәрә.

Әҗәлетдин Әлдермән янына яшь Әҗәлне җибәрде. “Аны эшкә өйрәтергә кирәк”, - ди Әҗәлетдин. Яшь Әҗәл беркемне дә алып китәсе килмәвен әйтте. “Теге дөньяда болай да урын юк”, - ди ул.

Яшь Әҗәл куркак, җилбәзәк итеп сурәтләнгән. Әлмәндәр әйтмешли, "скелет". Димәк, үлем яшәүдән көчсезрәк булып чыгамы? Әлмәндәр дә югалып калмый, яшь Әҗәлгә тиз арада эш таба. Әҗәл бөҗәкләрне, чебеннәрне үтерә башлый.

Әлмәндәр бабай, Әҗәлнең күзләрен ачтырып, аңа дөньяның, кешелелекнең матурлыгын күрсәтә. Әҗәл аңлый кебек – бу мөһим.

Әлмәндәр бабай үзе – яшәүне ярату билгесе. Ул бер дә картаерга уйламый кебек. Я яшь кызлар белән күз кысыша, я биеп җибәрә. Аның әйткән һәр сүзе – аткан ук. “Чорту матери” дияргә өйрәнгән. Салым түләргә теләмәү сәбәпле, бакчасын саткан. Кыскасы, безнең заман Әлмәндәре булган.Бер яктан карасаң, ул бер дә үзгәрмәгән. Барыбызга да таныш Әлмәндәр булып калган. Ләкин Интернетта утырмаса да, өч телефоны бар. Гомумән, концерт-спектакльдә телефон, Интернет дигән сүзләр еш яңгырый. Шәүкәт ага, исән булып, әлеге тамашаны караса, нәрсә дияр иде икән?! Ул үз Әлмәндәрен таныр иде микән? 

Спектакль дигәнем юкка гына булмады. Әйе, тамашаны берсүзсез “музыкаль спектакль” дип атап була. Һәр җыр бер-бер артлы узара бәйләнештә бара. Программада яңа җырлар да, халыкка якын булган иске җырлар да яңгырады. “Хәлимә”, “Асылъяр”, “Соңдыр шул, соңдыр”! Искиткеч! Әлеге җырлар өчен мең рәхмәт.

Җырлаучылар арасында Динара Шәйдуллина, Разил Исмәгыйлов, Фәнил Галиуллин булды. Егетләр Салават студентлары.

Дүрт музыкант: ике баянчы, клавишаларда уйнаучы һәм гитарист. Тамаша барышында әлеге дүрт егет Әлмәндәрнең оныклары булып уйнады. Һәм тагын ике бэк-вокалист кыз бар иде.

Сәхнәдә булган һәр кеше спектакльнең бер өлеше иде. Бэк-вокалистлар, мәсәлән, кунак кызлары, Разил белән Фәнил Әлмәндәрнең туганнары... Чын команда, чын гаилә.

Бер сорау гына туа: Салават кем соң бу әкияттә? Ул да Әлмәндәргә кунакка кайтканмы? Нишләп йөри ул алар арасында? Әле бит Әлмәндәр Салаватның популяр җырчы булуын да белә. Аның унбиш ел элек җырлаган “Хәлимә”се аңа таныш. Хм, кызык.

“Салаваттан анекдотлар” рубрикасы!

1. Бер ханым муллага барган да: “Мулла, иремә хыянәт итсәм, миңа нәрсә була?”, - дип сораган. Мулла абзый: “Кем белән хыянәт итүеңә карап инде”, - дип җавап кайтарган.

Әгәр дә көтүче белән хыянәт итсәң, өч көн тәмүгта янасың, әгәр дә “дальнобойщик” белән булсаң, ун көн янасың, “нәчәлство” белән хыянәт бер айга төшә...

Хатын югалып калмаган: “Ә мулла белән хыянәт итсәм?”, - дип сораган. “Хм, “сразы” оҗмахка керәсем килә мени?” – дигән мулла.

2. Ике профессор сөйләшә, ди. “Әй, хәтер юк”, - дип зарлана берсе. “Нишләп?” – ди икенчесе. “Әй, хатын белән бик серле генә секс булды. Иртән торгач: “Зачеткаңны бир, бишле куям”, - дип әйткәнмен”, - ди.

3. Ике бабай очрашкан, ди. Берсе: “Хәтер бетә торган чирдән котылдым, даруын таптым. Хәзер барысын да хәтерлим”, - дип әйтә, ди. Икенче бабай: “Карале, миңа да әйт әле”, - дип сорагач: “Исеме, исеме, әәә, бар бит әле теге, чәнечкеле, кулга кадый торгач, өстендә кызыл әйбере...” – дип искә төшерә башлый. “Шиповник...роза....” – ди икенчесе. “Ә, әйе, роза! Роза, карчык, теге даруның исеме ничек әле?” – дип сорый, ди.

"Беренче хатын кебек..."

Чакырылган җырчылар арасында Фирзәр Мортазин, Закир Шаһбан бар иде.

Закир һәм Салават, дусларча гына килешеп, җырларын алышканнар. Менә бу күренеш күп җырчылар өчен үрнәк. Әгәр дә кемнеңдер җырын җырлыйсың килсә, аңа үзеңнекен бирергә әзер бул. Вәт! Салават абый: “Беркайчан да кеше җырын җырламадым, минекен җырладылар”, - ди.

Закир Шаһбанның “Син минем соңгы сөюем” җырын башкарды ул. Төнге икенче яртыда мунчада утырганда, Салават Закирның җырын ишетә. Ишетүгә үк шалтыраткан. “Абзый, проблема юк, ләкин миңа бер җырыңны бир”, - дип әйткән Шаһбан.

Кеше җырын башкару җиңел түгел. Салават абый үзе дә әлеге фикерне әйтте. “Кем башкаруында беренче тапкыр ишетәсең, шулай исеңдә кала. Беренче хатын кебек...”, - ди җырчы.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Закир абый Шаһбан иң көчле рухлы җырчы. Салаватның җырын ул әле күптән түгел генә ятлаган, шуңа күрә сүзләрен хәтерләп бетермәскә мөмкинлеген әйтте. “Мин карап җырлый алмыйм бит, хәтердән генә җырларга туры килә”, - диде ул. Шул мизгелдә авыр булып китте. Әй, рәхәтләнеп җырлады! Иң мөһиме – аның күрмәве сизелми дә. Әйтерсәң лә аның күзлеге сәхнә образының бер өлеше генә.

Салават Фәтхетдинов та Закир Шаһбанның мөмкинлекләре чикләнгән булуын телгә алып, бер вакыйга сөйләде. Концертларга әзерләнеп йөргәндә, Равил Шәрәфиевны күреп, Закир Шаһбан: “Ой, Равил абый, сине күптән күргән юк”, - дип әйткән, ди. Нигә алай сөйләгәндер, моны Закир абый ничек кабул иткәндер.

Тирәнлек җитеп бетмәде

Сорау: тамаша нәрсә турында иде? Җавап бирә алмыйм. Тамашачылар белән дә аралашып карадым, алар да ләм-мим. Концерт турында фикер әйтүче булмады. Әйбәт дию белән чикләнделәр. Шуннан артык мактаучы да булмады, тәнкыйтьләүче дә. Димәк, гадәти концерт булгандыр дию белән чикләнә алам. Әллә аңлар әйбер булмаганмы шундый. Тиешле дәрәҗәдә аңлатылмаганны аңлап булмыйдыр шул.

Тагын бер уйлап карыйк. Нәрсә турында тамаша? Диннең мөһимлеге, мәхәббәтнең сафлыгы? Белмим! Өздереп әйтә алмыйм. Салават абый, нәрсә әйтергә теләдең? "Әйтер сүзләрем күп" дигән иде, мәхәббәт янында хыянәт йөри дигәннән еракка китмәгән икән бит.

Мәхәббәт һәм хыянәт, кызганыч, янәшә. Әле бит Салават абый бу сүзләрне шул тиклем ышанып әйтә. Тамашачысын алдый дип уйламыйм. Ләйсән апа моңа ничек карый? Яисә бу сүзләр бар тик тамаша кысаларында гына хакмы?

Дин! Беркем дә Ислам диненә каршы бер сүз әйтә алмый. Ләкин дин темасы да югары дәрәҗәдә күтәрелмәде. Теге Әлмәндәр бабайның сүзләренә кире әйләнеп кайтсак, Салават та намаз укымый. Уразасын төгәл әйтә алмыйм, ифтарлар үткәреп йөргәнен беләм. Ә хәмере исә сатып алынмыйча калмыйдыр, шулай бит, Салават абый?!

Салават абыйның концертына беренче тапкыр баруым, бәлки шуңа артык өметләнгәнмендер. Тирән фикер җитмәде! Мин Салават абыйны хурлый да, мактый да алмыйм. Иманым камил, тамашачылар арасында: “Салаватның концертына бардым”, - дип кенә мактаныр өчен тамаша кылучылар бар. Бәлки күпләр өчен август аенда Салават концертына бару бер гадәткә әверелгәндер. Кем белә?!

Салават абый, үзе әйтмешли, быелны икенче утыз еллыкның беренче сезонын куя. Ул популяр! Ул татар телендә җырлый. Тамашачылар арасында татарча белмәгәннәр дә бар иде. Хәтта бер ханым сәхнәгә чыккач, Салават: “Утыз бер ел йөри, татарча белми”, - диде.

Салават "кассовый" җырчылар исемлегендә. Әмма залда буш урыннар бар иде. Күрәсең, кеше күп булыр дип урындыклар да тезеп куйганнар, әмма алар гына түгел, залдагы утыргычларда да урыннар бар иде.

Өстәвенә "чакырулар өләшү" күренеше дә ачык күренә. Билет алмыйча килгәннәр күп иде. Нигә концертка кунакка чакырган кебек чакырырга?! Күз алдыма китерәм: Салават абый, главалар янына кереп, билет тарата. Кызык күренеш!

Ләкин миңа нәрсәдер җитмәде. Өздереп әйтелгән фикер булмады. 

Әлмәндәре дә башка төрле Салаватның. Шәүкәт абыйныкы: “Юк, әле үлмим”, - дип күңелгә өмет өстәсә, Салаватныкы, ягъни Ядкәр Хәбибуллин: “Мин әзер, Әҗәл, киттек”, - дип тора.

Уналты көн буена концерт куючы татар җырчылары юк. Бу – факт! Аңа йөриләр, йөричәкләр. Шаяру һәм җыр тыңларга йөриләр. Уйланып кына булмый. Менә-менә, дисең, бац, шаяру. Менә-менә, дисең, бац, чираттагы мәхәббәт турында җыр. Эх, өметләнмәскә кирәк – бары шул.

 

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Салават Камалетдинов

https://intertat.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: