Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салават: Рөстәм Нургалиевичтагы энергия булса, мин көненә өч концерт куяр идем

«Президентыбыз халыкны аңлап, халык аны аңлап, бер фикердә яшәсәк, безнең әле тагын да матуррак, күңеллерәк көннәр алда», — диде җырчы.

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә Рөстәм Миңнеханов белән 31 ел таныш булуын әйтте һәм аның энергиясенә соклануын әйтте.

 

«Кемдер Рөстәм Миңнехановны 10 ел белә. Мин аны 31 ел беләм. Иң мөһиме — җитәкче буларак кына түгел, ә кеше буларак та беләм. Күпме ярышларда, киңәшмәләрдә бергә эшләргә туры килде. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Рөстәм Нургалиевичта булган энергия миндә булса, мин көненә өч концерт куя алыр идем», — диде Салават Фәтхетдинов.

«Рөстәм Нургалиевичка Минтимер Шәймиев яхшы республика калдырды. Яхшыны яхшырту бик авыр. Бу әйбер күп көч, акыл таләп итә. Начарны яхшырту җиңелрәк. Бөтен кешегә дә ярап эшләү бөтен кешегә дә бирелми. Ә Татарстаныбызда төрле милләт вәкилләре булган төрле яшьтәге халык яши. Мин аңа түземлелек, уңышлар телим, чөнки президентка кеше: „Мә“, — дип түгел, ә: „Бир“, — дип килә», — диде җырчы.

 
 

Салават Фәтхетдинов халыкны аңлашып яшәргә өндәде. «Президентыбыз халыкны аңлап, халык аны аңлап, бер фикердә яшәсәк, безнең әле тагын да матуррак, күңеллерәк көннәр алда», — ди ул.

 
 

Коронавирус булу сәбәпле, республиканың популяр артистлары чыгышларын, гастрольләрен туктата, онлайн концертлар сериясен ачып җибәрә. Бүген Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов онлайн-чыгышлар сериясен башлый.

 
 
 
 
 

 

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев