Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салават Миңнеханов хатыны белән яшь аермасы аркасында нинди кыенлык туганын әйтте

Салават белән Гүзәлемне эстраданың иң гламур пары дип атарга була: матурлар, зәвык белән киенгәннәр, икесе дә сылу... Көн-төн эшлиләр! Гастрольләр туры туктаса, шундук клип төшерергә тотыналар. Ə Салават төшергән клиплар, оригинальлеге һәм кызыклы сюжетлары өчен, күптән тамашачы сөюен яулады.

Билгеле, Салават Гүзәлемнән 12 яшькә өлкәнрәк. Яшь аралары кыенлыклар, аңлашылмаучылыклар тудырмыймы икән, сорыйк әле...

Гүзәлем:
- Бөтенләй дә сизелми диярлек. Өч ел эчендә ямьсез итеп ачуланышып, үпкәләшкәнебез юк. Әллә мин аның яшендәгеләр кебек фикер йөртәм, әллә инде ул һаман яшь күңелле булып кала белә... Иҗади сорауларга килгәндә, ул бик кырыс һәм һәрнәрсәне озак итеп уйлап эш итә торган кеше.

Салават:
- Минем әти белән әниемнең дә яшь арасы 12 яшь, мәрхүм әтием дә 35 яшендә өйләнгән. Соң өйләнгәнемә, яшь кәләш сайлаганыма алар борчылгандыр дип уйламыйм. Бер каршылык та юк. Киресенчә, яшәреп киттем. Аңлаешсызлыкларга килгәндә, берсендә фильмнар турында сөйләшеп утырабыз. Гүзәлем, мәсәлән, "Звездные войны" фильмын белми, бу хакта фикер алышып булмады. Менә шунысы кыенрак (көлә).

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев