Саба ТВ

Салават Фәтхетдинов улы Рөстәм турында: «Бар уңышы да үз тырышлыгыннан, ә мин аңа ияреп кенә йөрим»

Автоспорт белән кызыксынучыларга мәгълүм: узган ялларда Воронежда яшүсмерләр арасында Россия Чемпионатының икенче этабы узды. Анда якташыбыз Рөстәм Фәтхетдинов икенче урын алды. Ярышларның алдагы этапары Рязань һәм Мәскәүдә узачак. Улының җанатары булган Салават Фәтхетдинов: "Әлегә бар да алда. Ходай теләсә, улым быел да Россия чемпионы булачак", - ди.


Ярышларның яңалыклары белән җырчы "Инстаграм"ы аша һәрдаими таныштырып тора. Сәхнәдән бик кырыс булып күренгән Салават, тормышчан видеоларда бик йомшак, бала җанлы әти буларак ачыла. Рөстәм ярышларда һәрвакыт әти-әнисе белән. Бала балигъ булганчы, аны әтисе яисә әнисе озатып йөрергә тиеш икән. Аннары, Рөстәм әти-әнисен талисманы дип саный, "Алар янымда булса, һәрвакыт уңышка ирешәм", - ди ул.



Әмма тамашачы арасында: "Салават улы өчен бар юлларны да ачты", - дип әйтүчеләр булыр. Салават бу сорауга Уфада узган матбугат конференциясендә болай җавап кайтарган иде:
- Бар уңышы да үз тырышлыгыннан, ә мин аңа ияреп кенә йөрим. Гастрольләр тәмамлану белән, тренировкаларга, ярышларга ашыгабыз. Нинди генә шәһәрләрдә булмыйбыз: Воронеж, Курск, Рязань, Мәскәү... Рөстәм белән бик горурланам. Узган елны 16 яшьлек егетләр арасында 14 яшьлек улым Россия чемпионы булды. Автоспорттан тыш, хоккей белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә дә осталыгы бар, тренерлар аның белән җитди шөгыльләнмәкче иде. "Нинди хоккей? Уку!" - диде әнисе. Безнең гаиләдә беренче урында - уку. Рөстәмнең укуы, өй эшләре белән Ләйсән шөгыльләнә, дөресерәге, бергәләп укыйлар. Ләйсән бу өлкәдә бик мәгънәле, төпле, мин анда кысылмыйм.



Җырчы, шулай ук, үзенең бик усал әти икәнлеген дә әйткән иде. Янәсе, интернетка кереп, улының "онлайн" икәнен күрсә, шундук шалтыратып ачулана икән.

- Минем өчен ул интернет, телефон чире - иң куркыныч әйберләрнең берсе. Безгә ул чир янамый, ә менә балаларны аннан саклап калырга кирәк. Бала урамда уйнарга, саф һава суларга тиеш.



http://shahrikazan.com

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: