Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышында Саба командасы 3 нче урын яулады

Туры һәм күчерелмә мәгънәсендә татар гомер буе көрәшергә тиеш, ди Салават Фәтхетдинов.

Теләченең "Батыр" спорт комплексында уздырылган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призына III көрәш турнирында хуҗалар беренчелекне яулады.

30 килограммга кадәр мәктәпкәчә көрәшчеләр:
1. Илдан Гиниятуллин, Теләче;
2. Ислам Макаров, Теләче;
3. Самир Губаев, Балык Бистәсе;
4. Илмир Закиев, Теләче.

25 килограмм.
1. Муса Әнвәров, Актаныш;
2.Ибраһим Хәйретдинов, Теләче;
3.Фаяз Сибгатуллин, Яр Чаллы;
4. Ислам Рәхимов, Биектау.

28 килограмм.
1. Инсаф Ибатуллин, Теләче;
2. Фазыл Сибгатуллин, Теләче;
3. Айзат Нургалиев, Актаныш;
4. Ярослав Лывин, Питрәч.

32 килограмм.
1.Ильяс Юсупов, Балтач;
2.Салават Дәүләтбаев, Яр Чаллы;
3.Искәндәр Басыров, Актаныш;
4.Эдуард Ковшик, Чиремшән.

36 килограмм.
1. Рамазан Корбанов, Мамадыш;
2. Нияз Әскәров, Балтач;
3. Рамиль Гатауллин, Байлар Сабасы;
4. Ришат Марданов, Актаныш.

40 килограмм.
1.Илшат Гыйниятуллин, Кукмара;
2.Илшат Губаев, Балык Бистәсе;
3.Илназ Хәбибуллин, Авиатөзелеш;
4.Радик Шариев, Байлар Сабасы.

45 килограмм.
1. Инсаф Гыйльметдинов, Кукмара;
2. Адель Вәлиуллин, Авиатөзелеш;
3. Артур Мөхәммәдиев, Биектау;
4. Надир Әхмәтсафин, Арча.

50 килограмм.
1. Адель Шәйдуллин, Мамадыш;
2. Нияз Каюмов, Байлар Сабасы;
3. Зөлфәт Рамазанов, Арча;
4. Адель Әминов, Байлар Сабасы.

55 килограмм.
1. Азимҗан Котбетдинов, Авиатөзелеш;
2. Илназ Хәлиуллин, Байлар Сабасы;
3. Ирек Шакирҗанов, Кукмара;
4. Әлфис Маннанов, Арча.

60 килограмм.
1. Илһам Камалиев, Теләче;
2. Инсаф Абдуллин, Арча;
3. Инсаф Каримуллин, Кукмара;
4. Айназ Кәбиров, Авиатөзелеш.

65 килограмм.

1. Рүзәл Тимергалиев, Кукмара;
2. Илсаф Гыймадиев, Биектау;
3. Айнур Вафин, Чиремшән;
4. Рәүс Яруллин, Авиатөзелеш.

70 килограмм.

1. Айзат Гәрәев, Балтач;
2. Өлфәт Ибраһимов, Биектау;
3. Айдар Вәлиәхмәтов, Мамадыш;
4. Нияз Зарипов, Авиатөзелеш.

75 килограмм.
1. Айнур Галимҗанов, Кукмара;
2. Рәниф Нурисламов, Арча;
3. Фагыйль Гыйльметдинов, Байлар Сабасы;
4. Илназ Вильданов, Балык Бистәсе.

95 килограмм.
1. Багыйрь Зарипов, Теләче;
2. Марат Пулатов, Балык Бистәсе;
3. Айдар Мөхәрләмов, Арча;
4. Рифат Фомин, Әтнә.

Җиңүче район командалары:
Теләче - 569, 5 балл;
Кукмара, 569 балл;
Байлар Сабасы, 524, 5 балл.

2002 елгы үсмерләр һәм аннан да кечерәк яшьтәге малайлар арасында уздырылган ярыш республикакүләм турнир статусын йөртә.

Киң җәмәгатьчелек Салават Фәтхетдиновны автоспорт белән шөгыльләнүен белә. Соңгы елларда ул көрәшкә дә зур игътибар бирә башлады.

"Бу минем тагын бер чир. Мин автоспорт белән шөгыльләнгәнче көрәш һәм гер күтәрү белән шөгыльләндем. Шуңа күрә көрәш миңа якын. Татарда ике сыйфат бар: тырышлык һәм көрәшү. Туры һәм күчерелмә мәгънәсендә татар гомер буе көрәшергә тиеш. Татарча көрәшнең киләчәге бу балалар кулында. Без аларда спорт төренә нинди мәхәббәт уятсак, аның киләчәге дә шундый булыр", - диде ул.

Теләче районы башлыгы Илдүс Зарипов көрәшнең башыннан ахырына кадәр яшь көрәшчеләр өчен җан атып торды. Ул соңгы елларда районда күп кенә спорт объектлары ачылуын әйтте. "Без - көрәш районы. Кайда гына барсак та, безнең көрәшчеләр һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә", - диде ул.

Баш хөкемдар, Казанның «Ак Барс» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, татарча көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы, Көрәш буенча халыкара категорияле хөкемдар, Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов бүгенге ярышка югары бәя бирде: "Монда 19 районнан 21 команда көрәшә. Ел саен катнашучы районнар саны артып тора. Командаларның составы бик тә көчле. Аллага шөкер, авыр җәрәхәтләр булмады. Хөкемдарлар эшен, кунакларны каршы алуны мин яхшы яктан гына бәялим. Күп кенә тамашачылар килгән, димәк, кызыксынучылар күп", - диде ул.

Көрәш мавыктыргыч барды. "Батыр" спорт комплексында хөкемдарлар берьюлы 3 келәмдә финалга тиң көрәшчеләрне сайлады. Финал уеннары залда утыручыларның һәркайсына ошаган булырга тиеш, чөнки монда чиста һәм соңгы баллга кадәр сузылган җиңүләр дә булды.

Ярышның 1-4 урын җиңүчеләренә һәркайсына кубоклар әзерләнгән иде. Салават Фәтхетдинов "Татар-информ" хәбәрчесенә аларның махсус рәвештә Мәскәүдән ясатып кайтартканын әйтте. "Кубок бирү яшь көрәшчене яңа үрләргә этәрә", - диде ул. Җиңүчеләрне Салават Фәтхетдинов үзе һәм ярышның мәртәбәле кунаклары бүләкләде.

Фото: Расих Фасхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев