Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сак булыгыз: Ялган газ хезмәте ничек акча эшли?

Соңгы вакытта алдакчылар бүлмәгә газ таралуны кисәтә торган җиһаз сатып йөриләр. Әмма, белгечләрнең раславынча, аның файдасы юк икән. Мошенникларның бу “эше” Русия төбәкләрендә киң таралган. Гадәттә алар көндез, олы яшьтәгеләр генә өйдә булганда ишек кагалар һәм үзләрен газ хезмәтеннән дип белдерәләр.

– Алар атаган фирмаларның исемнәре төрле – “Сервисгаз”, “Газстрой” һәм башкалар”, – ди “Мосгаз” АҖ җитәкчесе Татьяна Киселева. – Ләкин алар әйткән атамаларга һәрвакыт газ сүзе өстәлә.
 
Кешеләр газ сүзен ишеткәч, аларга ышанып ишектән уздыралар... Кәкре каенга терәлүчеләрнең сөйләвенчә, барысы да бертөрлерәк була. “Кунаклар” хуҗага сезнең тирәдә газ чыгу турында хәбәр алдык, тикшерергә кирәк диләр һәм тиз генә “гаепне” табып төзәтәләр. Шуннан соң киләчәктә газ чыгып бәхетсезлек очрагы булмасын өчен (Русиядә газ шартлаулары еш кабатлана) анализатор сатып алырга күндерәләр. Җиһаз кибеттә кыйммәт тора, ә менә мәрхәмәтле “хезмәткәрләр” аны ташлама ясап 6-12 меңгә тәкъдим итәләр. Чынлыкта исә әлеге прибор кибеттә нибары 1000 – 1700 сум гына тора.
 
Шуңа күрә, газчылар ишек какса, алданмас өчен башта аларның рәсми оешмаларына чалтыратып, алар хакында белешегез.
 
 
 

Фото: https://ngnovoros.ru

---
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев