Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Саф сулы ямьле Саба” экологик проектының Олы Нырты ягының маршруты

Бүген 26 нчы июль, җәйнең ямьле бер көнендә Олы Нырты авылында Чәбия Чирчи авыл клуб мөдире, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәре һәм Урта Нырты авыл клуб мөдире белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проектын уздырдылар.

Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары”, “Халкымның гореф-гадәт, йолалары”, “Туган авылым әдипләре” дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала. Чара кунакларны баллы, татлы  чәк -чәк белән каршы алудан башланып китте. Бәйрәмебез “Акктым” чшмәсе буенда дәвам ителде.  Чаранын беренче өлешендә  авылыбызның имам- хатибы Мансур абый Гыльметдин улы Олы Нырты авылының  кыскача тарихы белән таныштырып китте. Килгән кунаклар  авылдашыбыз, шигырьләр иҗат итуче Габбасова Рушания апа иҗаты белән таныштылар. Һәм ул  узе язган чишмәләргә, инешләргә багышланган   шигырьләрен укыды. Аннан соң “Акктым” чишмәсенең барлыккка килүен һәм аның исеме каян чыкканы турында әйтеп утелде. Икенче өлешендә  халкымның гореф-гадәт, йолалары буенча самавыр агарту йоласын курсәтеп китек. Барлык катнашучылар  белән чишмә янында “Назалы” һәм “Капкалы” уеннары оештырылды.Аннан соң Мансур абый чишмә суы белән бәйле  куз тиюдән өшкерү йоласын курсәтте.  Соңыннан  проектның эстафета символы булган су тутырылган шешә Ике Басу Арташтан  килгән кунакларга тапшырылды. Чарабыз самавырда кайнаган хуш исле чәй, коймак һәм өстәлгә куелган тәм-томнар сыйлану  белән  тәмамланды. Табигатебезгә, тирә-юнебезгә игътибарыбызны арттырып, йолаларыбызны саклап дус-тату, матур итеп яшәргә язсын алга таба да. Бездән соңгы мирас итеп матурлык, изгелек, гузәллек буләк итеп калдырыйк!   

 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев