Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Саф сулы ямьле Саба” экологик проект

Чишмәләр - барлык сулыкларның башлангычы, тукландыра торган чыганаклары. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак.

Әби–бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә-чыганакларны карап торган чишмә буйларын күз карасыдай саклаганнар. Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр шул караган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән. Авылларның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы?

Матур урыннарны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә ага торган калкулыклары булган урынны сайлаганнар.

Реклама

Бүген без Ике басу Арташ авыл китапханәчесе, Арташ авыл җирлегенә кергән мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Ак калфак” клуб берләшмәсе, “Җидегән чишмә” фольклор коллективы членнары катнашында биһисап кыйблага агучы чишмәләре белән дан тоткан шулар арасында авылыбыз эшмәкәре Фаил Фархиев Кәбир бабасының якты истәлеген хөрмәт итеп яңа сулыш өргән чишмә буенда “Ширбәт” елгасы үзәнендә районыбыз китапханәләре арасында старт алган “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында эстафета тапшыру бәйрәмен үткәрдек. Бәйрәм түбәндәгеләрне үз эченә алган иде: кунакларны ипи-тоз белән каршы алу, сәламләү, Гөлчара апа Фаттахова авыл тарихын сөйләп чыгыш ясады, Рәмзия апа Сабирова чишмәләр белән таныштырды, Гөлнур Вакифовна якташ шагыйрәбез Тәнзилә апа Шәрәфиева иҗатына тукталды. Бәйрәм барышында килгән кунакларга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыздан “Кер чайкау”, “Сырлы бәләк белән носки юу” “Каз бәбкәсе саклау”, такмаклы балачак уеннарын, “Печәнгә төшү “ йоласын, кичке су буе уеннарыннан “Бармак санашлы”, биюле “сакталы” уенын күрсәтеп үттек. Саба үзәкләштерелгән авыл китапханәләр системасы директоры Ләйсән Ракыйп кызы Билалова тирән эчтәлекле чыгыш ясап катнашучыларга тирән рәхмәтләрен җиткерде. Эстафетаны бездән Олы Кибәче авыл китапханә мөдире Фатихова Гөлүсә кабул итеп алды. Саф чишмә суы тутырылган эстафета графинасын уңышлар теләп аңа тапшырдык. Бәйрәм бик күңелле һәм матур үтте. Соңыннан барыбыз бергә истәлек фотосына төштек, күмер самауры кайнатып катнашучылар алып килгән сыйлар белән сыйланып, коймак белән чәй эчтек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев