Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабый коега төшеп һәлак булган

Буа районындагы кое төбенә төшкән кызның һәлак булу хакында, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ырыңгы авылында урамда уйнаганда биш яшьлек кыз кое өстенә капланган юешләнеп җебегән ДСП өстенә баса – һәм суга төшеп китә. Күпмедер вакыт узгач, кызны әтисе таба, табиб чакырта, тик баланы коткарып кала алмыйлар.

“Фаҗига факты буенча тикшерү үткәрелә. Тикшерүчеләр вакыйганың ни сәбәпле килеп чыгуын билгели. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип сөйләде Шептицкий.

 

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев