Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабыен 37 ел туңдыргычта саклаган

Американың Миссури штатындагы бер хатын туңдыргычында дүрт дистә елга якын үлгән сабыен саклаган. Моның турында Washington Post басмасы хәбәр итә.

37 яшьлек Адам Смит әнисе вафатыннан соң, аның йортын җыештырырга килә. Суыткычын эреткәндә кечкенә катыргы тартмага тап була. "Ул тартманы мин кечкенә вакыттан ук туңдыргычта ятканын хәтерлим. Анда туй тортын бизәү әйберләре дип әйтәләр иде",- дигән бу ир.
 
"Тартманы ачып карасам - алсу төстәге одеялга төрелгән яңа туган кыз бала калдыклары ята. Аның тән тиресе, чәче һәм башка җирләре дә сакланган - ул мумиягә әйләнгән", - дигән. Смит табышның чыннан да нәрсә икәнен белгәч, минутында полиция чакырткан. 
 
Сабыйның кем икәнлеге әлегә билгесез. Ярып карагач, үлем сәбәбе ачыкланыр , ә ДНК анализы кемнең баласы булуын әйтер.
 
Смитның әнисе кайчандыр үле баласы тууы турында сөйләгән булган, ә туганнары игезәкләр дөньяга килеп, берсе үлгәнен хәтерлибез, дигәннәр. Исәнен балалар йортына тапшырган, ә менә үлгәнен, күрәсең, хатын туңдыргычында сакларга уйлаган. Бу серне әнисе хәтта үләр алдыннан да әйтмәве малаен нык аптыраткан." Бәлки, ул аны берәр нишләткәндер, җавапка тарттырырлар дип куркып, берсенә дә белгертмәгәндер",- дигән. 
 
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: rosbalt .ru
Фото: https://www.radiokoeln.de
 
 
 

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев