Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабаның иң өлкән кешесе сайлауга гомере буе бер вакытта килгән

83 яшьлек Фарих Маликов сайлауга гел сәгать 10да килергә гадәтләнгән, дип хәбәр итә "Саба таңнары" газетасы.

(Саба, 18 март, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Шәһәр тибындагы Саба бистәсенең гимназия бинасында урнашкан 2484нче сайлау участогына районыбызның иң өлкән "бабайларының" берсе - 83 яшьлек Фарих Шәйдулла улы Маликов сәгать төгәл 10да килеп керде, дип яза район газетасы.

Озак еллар җаваплы урыннарда эшләгән аксакал сайлауларда катнашуны гомер буе үзенең гражданлык вазифасы дип саный. «Мин гомер буе сайлауга сәгать 10.00 га килергә гадәтләнгән. Олы яшьтә булганлыктан, илебез язмышындагы бик күп сайлауларда катнашырга туры килде. Һәр сайлау көнен без бер бәйрәм булып кабул иттек. Элек тә зур оешканлык белән уза иде, сайлауларны үзебезнең киләчәгебезне билгеләү дип күз алдына китереп, бик актив йөрдек. Без - сугыш чоры балалары, тормыш авырлыкларын күп күрдек. Бүгенге тормышыбыз шөкрана итәрлек. Йортларыбызга газ, су, электр кергән, һәр йортта диярлек машина бар, һәр авыл асфальт юл белән тоташкан. Яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел», - ди Фарих Маликов.

Ветеран сайлаучыбыз өлкән яшьтә булса да, киләчәк тормышыбыз өчен үзенең тавышын бирүне бик мөһим саный һәм һәркемне шуңа чакыра. Фарих Маликов әйтүенчә, ил язмышы - ул һәркем язмышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев