Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабаның Шәмәрдән авылы хастаханәсен төзеткән депутатка юбилей медале тапшырылды

Илфар Әһли улы 1975-1980 елларда 191нче сайлау округы буенча ТАССР Югары Советы депутаты булган.

(Саба, 2 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Татарстанда «ТАССРның 100 еллыгы елы» дип игълан ителгән ел ис­тәлекле вакыйгалар, котлауларга бай булды. Саба районында яшәүче 60 кеше «ТАССР тө­зе­лүгә — 100 ел» юбилей медале белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бай­лар Сабасыннан авыру сә­бәпле рәсми тантаналарда катнаша алмаган Илфар Мөбарәковка медальне район һәм Саба җирлеге ветераннар советы рәисләре Расих Сабиров, Фәнил Ильясов өенә барып тапшырдылар.

Илфар Әһли улы 1975-1980 елларда 191нче сайлау округы буенча ТАССР Югары Советы депутаты буларак, Шәмәрдән участок хастаханәсе төзе­леше буенча халык наказын үти. Моннан тыш инвалидларга фатирлар алып бирүдә булышлык күрсәтә.

Сабалылар аны «Сельхозтехника» район берләшмәсендә тәэминатчы вазифасын башкаручы (1983-2007 еллар) буларак белә. Хезмәте һәрчак югары бәяләнде. 1976 елда III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Кифая ханым үзе дә корыч беләкле кеше булды. Ун елга якын Иләбәрдәге тимер-бетон эш­­ләнмәләр заводының ир­ләрдән остарак эретеп ябыштыручысы иде.

«Мин сезгә юбилей медален район башлыгы Рәис Нургали улы үтенечен үтәп тапшы­рам. Куйган хезмәтегез өчен хакимият, ветераннар советы исеменнән бик зур рәх­­­мәтемне белдерәм», — ди­де Расих Сабиров. Элеккеге хезмәттәшен данлыклы токарь, ТАССР Югары Советы депутаты булган Мәгъдәнур абый Гатауллин да котлады, озын гомер, сәламәтлек те­ләде. Ил­фар абый хөрмәтләп килгәннәре өчен барысына да рәхмәт әйтте, Кифая апа татар хатыннарына хас кунакчыллык белән чәй табыны да әзерләгән иде.

 

Фото: Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев