Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабаның Эзмә авылында кышкы спартакиада булды

Саба районының Эзмә авыл җирлегендә ТАССРның –100, районның 90 еллыгына багышланган кышкы спартакиада үткәрелде.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба районының Эзмә авыл җирлегендә ТАССРның –100, районның 90 еллыгына багышланган кышкы спартакиада үткәрелде. Бу хакта район басмасы яза.

 

 
 

Спорт бәйрәменә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. Спартакиада 300гә якын кешене үзенә җыйды, шуларның 200ләбе чаңгыда узышты. Тамаша карарга олысы-кечесе чыккан иде. Барысы да тәмле пылау, коймак белән сыйланды, кайнар чәй эчте.

 
 

Чаңгы ярышларында укучылардан Камил Нигъмәтҗанов, Лиана Хәбирова (I–IV сыйныфлар), Азат Сафин, Алисә Исмәгыйлова (V–VIII сыйныфлар), Ильяс Гатиятуллин, Эльвина Шәйхуллина (IX–XI сыйныфлар), хатын-кызлардан Фәридә Рәхимова, Гөлнара Заһидуллина, Равия Фәс­хетдинова, ир-атлардан Нияз Таипов, Данил Ганиев, Рушан Алякимов, Дамир Шакирҗанов, Әмин Миңнегулов үз яшь категорияләрендә җиңүче булдылар. Барлыгы 13 команда катнашкан волейбол уенын Кукмарадан килгән «Степан Разин» командасы отты. Саба районының җыелма «Светофор» волейболчылары 2нче урында. «Курсабаш» командысы — 3нче, эзмәлеләр 4нче урынга чыкты. Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталарны эшләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов тапшырды. Спартакиаданың спонсорлары — «Игенче», «КФХ Әхмәтов» хуҗалыклары, «Саба ПМК Мелиорация», «Саба җитен», «Сабагро» җәмгыятьләре, А.Мәүлетов, А.Зарипов, «В.Әхмәтов», «Ч.Габдерах­манова» предприятиеләре.

 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев