Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабан туйлары башланды: Мөнирнең җаны тынычланган, Тямаев капчык сугышын ярата, Салават атларны нигә ярата?

Сабан туе бәйрәмен күпләребез көтеп ала. Бүген тышта апрель ае, киләсе май аенда ураза, димәк, сабан туена кадәр әле вакыт бар. Мәскәүләр Сабан туе бәйрәмен иртәрәк үткәрде дип әйтергә була. Алар оештырган “Музыкаль Сабантуй” тамашасын карап кайткач: “Казанга ешрак килегезче”, - диясем килде. Ни өчен әлеге карарга килүемне хәзер аңлатып үтәм.

Безнекеләргә миллилек җитми

Концертка барыр алдыннан күпләр миннән бу тамаша турында кызыксынды. Имеш, нинди форматта, кемнәр җырлый. Мин: “Безнең теге “солянка” кебек концерт бар бит, шуңа охшаган бер нәрсә инде”, - дигән идем. 

Һәм ялгышканмын! Ялгышырга хакым бар иде, чөнки җырчыларның күбесе безгә таныш. Шулай да гафу! Безнең “солянкалар” әлеге тамаша янында “пешеп” бетмәгән булып тоелды. Тагын бер гафу! Безгә таныш “солянкада” шул ук бер көй, шул ук бер сүзләр. Ә “Музыкаль сабантуй”да халыкка инде дистәләгән еллар таныш булган җырлар яңгырады.

Бу очракта “Күрмәгән саен сагындыра, күргән саен туйдыра” дигән сүзләр туры килердер. Мәскәүлеләргә татар җыры, татар моңы, аның миллилеге тансык, күрәсең. Без Казанда яшибез бит, бездә татар концертлары көн саен. Ә башкалада вәзгыять үзгәрәк, шуңа күрә “Заманча” продюсерлык үзәге төзегән программа үзгә иде. Җырла да кайтып кит түгел. 

Мин сәхнә артына кергәндә, җырчылар узара сөйләшеп утыра иде. Иҗат турында сөйләшәләр. Тема: "Хатын-кызга, танылып, үз тамашачысын булдыру авырмы?" Илсөянең районнарда, авылларда күп йөрүен телгә алдылар. Ә менә Мәскәү Илсөяне, кабул итми икән, диләр... Менә монысы кызык. Ник сезгә Илсөя ошамый, ә Мәскәүлеләр?!

Концерт инде күптәннәр безгә таныш булган хитлар белән үрелеп барды. Мәсәлән, Рәсим Низамовның “Каеннар арасында”, Мөнир Рахмаевның “Ак каен”, Зөфәр Хәйретдиновның “Пар алма”, “Су буенча учак яна” һәм башкалар. Әлеге җырларга кушылып, зал да җырлады. Гаилә белән бәйрәм үткәргәндә, баянга кушылып, җырлап утырганыгыз бармы? Менә шундый булды тамашада. Гади, ясалмасыз.

Алып баручылар турында да әйтеп китик. Һәрбер гаиләдә мәзәк сөйләүгә сәләте булган кеше бардыр. Алып баручылар Әбри Хәбриев белән Фәрит Галиев шулар ролендә иде. Һәр әйтелгән шаяру сүзләре урынлы да, кызыклы да иде. 

Алып бару стильләре. Әбри Фәриттән көлә: "Ябык, кырыклы такта", - ди. Алар һәр концерт саен шул бер теманы күтәреп чыгалар, ләкин әлеге образлары үзләренә килешле. Фәрит бер тазарып китсә, Әбри нишләр икән?! Ярый, алар сәләтлеләр, берәр нәрсә уйлап тапмый калмаслар.

Миллилеккә әйләнеп кайтыйк. Концертның азагында да “Туган тел”не җырладылар. Беренче ноталарын ишетүгә үк җиде-сигез кеше торып басты. Алар арасында мин дә бар идем. Казан тамашачысы өчен бу гадәти хәл, калганнар: “Соң, болар баскач, басарга кирәктер инде”, - дип кенә безгә иярде. 

Белмим, мин әлеге җырны болай гына тыңлый алмый. Еларга да әзермен. Шуның өчен рәхмәт, “Замана”! Безнекеләр дә берәр шулай “Туган тел”не җырласыннар иде.

Салаватның кәкре аякларын искә алдылар

Сабан туе бәйрәменең күрке - уеннар. Алып баручылар кайсы җырчының нинди уенга һәвәс икәнен ачыклаган. Мәсәлән, Айдар Галимов бәйләнгән күзләр белән әйбер кисү уенын яраткан икән. “Монда барыйм микән, тегендә барыйм микән?” – дип йөренгән ди, имеш, Айдар Галимов. Айдар Галимовның сәхнәдә әле бер якка, әле икенче якка ташланып җырлау стиле шуннан калган, ди.

Салават Фәтхетдинов исә ат чабышын яраткан. Шуңа күрә аяклары кәкре, ди. 

Ә Фирдүс Тямаев капчык сугышуда катнашкан. “Нурлат, вперед”, - дип кычкыруга, көндәше ауган, ди.

Рәсим Низамов: ““Каеннар арасында” җырын үзләштереп бетерәләр”

Тамашачы Рәсим Низамовның чыгышын үз итте. Җырчы “Каеннар арасында” җырын башкарды. Әлеге җырга егерме елдан артык икән иде.

Җыр тәмамлангач, Рәсим абый: “Җырны үзем җырлыйм әле, “ату” үзләштерәләр”, - диде. Элвин Грей әлеге җырны, үзенчә үзгәртеп, җырлаган иде, хәтерлисезме?! Рәсим абыйга Элвинның әлеге адымы ошамаган, күрәсең.

“ВИА ХИТ” группасына әйтәсе фикерем бар

Бэк-вокалистлар буларак “ВИА ХИТ” группасы солистлары концерт дәвамында арткы планда басып торды. Менә шуларны тәнкыйтьлисем килә.

Бэк-вокалистлар, гадәттә, җырларның сүзләрен белә. Ә болар, йомшак җирләрен боргалап, иң мөһиме – җырламыйча басып тордылар. Соң җырның сүзләрен белмәгәч, ничек җырлыйсың ди инде аны!

Әле иң кызыгы шунда - һәр җырчының диярлек җырларында “бэк-тавышлар” яздырылган иде. “ВИТ ХИТ” солистлары шул тавышларга авызларын ачып, "җырлап тордылар". Җырның сүзсез урыннарындагы “най-най” яисә “пам-пам” кебек тавышлар бар бит, менә шуларны. Кеше тавышын үзләренеке итеп җырладылар. Алдау бит бу, җәмәгать! Әле, үз тавышыңны яздырып, авыз ачып торсаң бер хәл, монысы башка сыймаслык әйбер бит.

Әле өстәвенә узара сөйләштеләр, клавишаларда, баянда уйнаучыларга дәштеләр. Аларның концерттагы рольләрен аңламадым! Ник кирәк булдылар алар?! Концерт беткәнче арып басып тордылар, әле өстәвенә бэк-вокалист кыз биек үкчәдә...Әнвәр Нургалиев кына үзенең чыгышып аларсыз башкарды. Әнвәрнең үзенең бэк-вокалситкасы бар. “Кирәкми, багана кебек басып тормагыз”, - дип әйткән микән?! Мин дә әйтер идем һәм менә әйтәм дә.

Җырлый белмиләр түгел бит алар! Концерт башында хит җырлардан поппури җырладылар. Ахырда “И, туган тел”не дә алар башкарды. 

Аңлавымча, бэк-вокалистлар булган Ирек белән Ләйсән татарча да әллә ни камил белмиләр. Әлеге фикерләрем белән “Заманча”ның директоры Рәсимә апа белән дә бүлештем. “Әле эшли генә башлыйлар”, - ди ул. 

Шулай да концерт дәвамында артта торуның мәгънәсен аңлый алмадым. 

Мәскәү бай булса да, аның Татарстанга кагылышы юк

Алып баручыларның һәр җырчыны төрлечә тәкъдим итүе ошый миңа. "Популяр, матур җырчы" дип кенә түгел. Мәсәлән, яшь җырчы Хәкимне чакырганда алар Әлмәт шәһәренең бай булуына бәйләп тәкъдим итте. Хәким тумышы белән Әлмәттән. Элек бай Мәскәүдән кием-салым алып кайткан кебек, хәзер Татарстанның акчалы шәһәре Әлмәттән җырчылар алып кайтабыз, диделәр. 

Хәкимнең чыгышы турында "бию мени инде бу" дип көлүчеләр булды. Биесен! Мөнирдән дә көләләр иде сәхнәдәге кыланмышыннан, ләкин әнә акчасын көрәк белән көрәп, нинди текә машиналарда йөри.

Хәкимнең сәхнәдә үз-үзен иркен тотуында продюсеры Гүзәлиянең дә өлеше бардыр дип уйлыйм. Хәким үзе, тамашачының тискәре фикерен ишеткәч, болай биемәскәдер, дип уйлап куйгандыр да. Аны Гүзәлия канатландырып тора. Берсендә ул миңа: “Җырны ничек сизә, шулай бии”, - дигән мәгънәдәге сүзләр әйткән иде. Биесен, иҗат итсен!

"Абый, минуска җырлап карыйсың килмиме?"

Зөфәр Хәйретдинов күпме җырлар авторы! Ә никтер гел "плюска" җырлый.

Берәр кайчан, барлык көчемне һәм әрсезлегемне җыеп, Зөфәр абыйдан: “Нишләп “плюска” бәрәсез, үзегез җырлаудан куркасызмы әллә?” - дип сораячакмын. Җавабын сезгә дә әйтермен!

Мөнир, син бит өйләнгән!

Сәхнәгә, сикерә-сикерә, Мөнир Рахмаев чыкты. Җырчы әле күплән түгел генә өйләнде: “Җаным тыныч хәзер”, - ди. Үзенең “бывший” кызларын да атап үтте: “Венера Ганиева белән йөреп карадым, булмады. Мин Хәмдүнәгә алмаштырдым аны. Ә Хәмдүнә Элвин Грейга күчте”, - ди Мөнир.

Мөнир, өйләнсә дә, “Ак каен” җырын җырлаганда, тамашачы янына төшеп, үзенә бер ханымны сайлады. Алар икәүләп сәхнәгә менделәр. Кочаклады тегене, чүттән үпми калды. Мөниргә үзенең өйләнүен искә төшерәсе килде!

Мәскәүлеләр татар концертларын яхшырак куя

“Заманча” продюсерлык үзәге инде 25 ел эшли икән. Димәк, юбилей! “Музыкаль сабантуй”ны карагач, аңладым. Сыйфатлы, халыкчан, хитлы – тамаша ул!

Әле халык зал тутырып килгән. Безнекеләр белмәгән җиргә бик йөрергә яратмыйлар. Мәскәүдә яшәп, татарча иҗат итүче җырчылар белән дә танышып үттек. Алар Казан тамашачысы өчен таныш түгел, шуңа күрә: “Мәскәүлеләр, ешрак килегез! Үзегез турында һәр вакыт Казан тамашачысының исенә төшереп торыгыз”, - диясе килә.

“Музыкаль сабантуй” 13 апрель, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Дуслык күпере” фестивале барганда, булды. “Дуслык күпере”ндә татар-башкорт дуслыгы темасы – иң төп тема иде. “Музыкаль сабантуй” тамашасында исә Мәскәү-Казан-Уфа җырчыларының дуслык темасы булды. Эх, “Музыкаль сабантуй”га барып, “Дуслык күпере”н карамый калам дип күңелсезләнгән идем. Юкка булган. 

Әнвәр Нургалиев исә концертларның икесендә дә булды. Безгә “Дуслык күпере”ннән сәламнәр алып килде.

Вәт шул! Сабантуйны икенче елга да көтәбез!

 

 

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев