Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабалылар спорт остасы истәлегенә ачык көрәш турнирында призлы урыннарны алдылар

Йосыф-Аланнан Илзат Рәхимов һәм Сабадан Нияз Хәлиуллин үз үлчәү категорияләрендә 1нче урыннарны алдылар.

(Саба, 24 гыйнвар, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары"). Узган атнада Казанның "Тасма" олимпия резервлары балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә арабыздан вакытсыз киткән Саба районы Кече Шыңар авылы егете, спорт остасы Салават Гайнанов истәлегенә 12-18 яшьлекләр арасында ачык көрәш турниры уздырылды. Бәйгене карарга мәрхүмнең туганнары, авылдашлары, дуслары да килгән иде, дип яза җирле басма.

1974 елда туган Салават көрәш белән кече яшьтән шөгыльләнә башлый, Сабантуйларында мәйданга чыга. Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән район, республика ярышларында призлы урыннар яулый. Белем алуын педагогия институтының физик тәрбия факультетында дәвам итә. Казан эшли башлагач, күбрәк Мәскәү районы командасы өчен көрәшә һәм 60 килограммга кадәрге үлчәүдә күп кенә бәйгеләрне ота. 2014 елда каты авырудан вафат булган Салават Гайнановны искә алып уннан артык районнан көрәшчеләр катнашкан ярышта Саба егетләре дә сынатмады.

Йосыф-Аланнан Илзат Рәхимов һәм Сабадан Нияз Хәлиуллин үз үлчәү категорияләрендә 1нче урын, Илнур Хәлиуллин һәм Теләчедән булса да, тренер Илдар Ермолаев кул астында шөгыльләнүче аграр көллият студенты Рафил Гыйлаҗиев 3нче урыннарны алдылар. Батырларга "Тасма" спорт мәктәбе Грамоталары тапшырылды. Үзе дә көрәшче һәм байтак ярышларга хәйрия итүче районыбыз шәхси эшмәкәре Рушан Хафизов әзерләгән бүләкнең берсе иң яхшы техник алым күрсәткәне өчен Нияз Хәлиуллинга бирелде. "Турнирны инициатива төркеме оештырды. Алдагы елларда расписаниегә кертелер. Югары дәрәҗәдә үткәрелер дигән ышаныч та бар. Һәрхәлдә турнирның дәвамлы булачагына өметләнеп калабыз",- диде Салаватның энесе Айнур Гайнанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев