Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабалылар Россия беренчелегендә сынатмады

13-16 июнь көннәрендә, Саранск каласында, интеллектуаль тайпылышлары булган балалар арасында өстәл теннисы буенча Россия Беренчелеге булып узды. Барлыгы 17 регион җиңү өчен көч сынашты. Анда Татарстан Республикасы данын Владимир Богданов, Артур Абгарьян, Нияз Шаманов, Алсу Нигмәтҗанова, Гөлназ Исмәгыйлова, Галина Гороховатченко составындагы Саба муниципаль районы командасы яклады. Ярышлар шәхси, парлы һәм...

13-16 июнь көннәрендә, Саранск каласында, интеллектуаль тайпылышлары булган балалар арасында өстәл теннисы буенча Россия Беренчелеге булып узды. Барлыгы 17 регион җиңү өчен көч сынашты. Анда Татарстан Республикасы данын Владимир Богданов, Артур Абгарьян, Нияз Шаманов, Алсу Нигмәтҗанова, Гөлназ Исмәгыйлова, Галина Гороховатченко составындагы Саба муниципаль районы командасы яклады. Ярышлар шәхси, парлы һәм команда разрядларында узды. Әлбәттә, беренче генә тапкыр әлеге дәрәҗәдәге ярышта катнашуларына карамастан, матур чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Егетләр команда зачетында 3 урынны, ә Владимир Богданов (Байлар Сабасы) Мәскәү егете Андрей Кудряшов белән парлы разрядта 2 урынны яулады. Кызлар да сынатмады. Команда зачетенда 3, парлы разрядта Галина Гороховатченко белән Гөлназ Исмәгыйлова 3 урынны яуладылар.

https://www.instagram.com/p/BVrEntpjdG4/?taken-by=saby_official_

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев