Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“САБАГАЗ“ның югары дәрәҗәсе

.

Исмәгыйль Мөхетдинов,
“Сабагаз” идарәсе начальнгы:

Хөрмәтле хезмәттәш­ләрем, газ тармагы вете­раннары! Барыгызны да ягу сезоны башланыр ал­­­дыннан, жылылыкка их­­тыяҗ туган һәм хезмә­те­безгә карата җаваплылык тагын да арткан чорда бил­геләп үтелүче Һөнәри бәйрәмебез белән ихлас котлыйм. Без, бердәм коллектив, “Газпром Трансгаз” җәмгыяте тарафыннан алдыбызга куелган бурычларны хәл иттек. Бүгенге көндә газлаштыру дәрәҗәсе хезмәт күрсәткән районнарның барлык тармагында зәңгәр ягулыкка булган ихтыяҗны канәгатьләндерә. Һөнә­ри бәйрәмебезне алда зур бурычлар торганлыгын нык аңлаган хәлдә билгеләп үтәбез. Идарәдә эшләүчеләрнең һәм ветераннарыбызның барысына да Нефть һәм газ промышленносте эшчәннәре көне уңаеннан тирән рәхмәтемне җиткерәм, хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Ел саен сентябрьнең беренче якшәмбесендә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без “Сабагаз” идарәсе начальнигы Исмәгыйль Мөхетдинов белән әлеге хезмәтнең мөһимлеге, эштәге уңышлар һәм яңалыклар турында сөйләштек.

Төп яңалыкка килгәндә, Газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен “Сабагаз” хәзер биш районга хезмәт күрсәтүче идарә буларак каршылый. Димәк, “Трансгаз Казань” җәмгыятендә коллективка ышаныч зур дигән сүз. “Сабагаз”га 1992 елда – Теләче, 2002 елда – Балык Бистәсе, 2007елда Арча районнары газ хуҗалыклары кушылган иде. Быел 1 апрельдән Биектау газ хуҗалыгы да идарә составына керде. “Хәзер коллектив 560 эшче-хезмәткәрне берләштерә. Биектау кушылганга карап бер өстәмә штат та бирелмәде, ә җаваплылык күпкә артты. Кулланучылары белән эшләве җиңел булмаган шәһәр яны районы өстәлде. Сабада 12 мең абонент булса, Биектауда алар – 22 мең. Араларында газ ягулыгы өчен 2005 елдан түләмәүчеләр дә бар. Исемлек бик озын һәм аларга карата ике арада төзелгән килешүләрнең үтәлүенә ирешү өчен үтемле чаралар күреләчәк”,– ди Исмәгыйль Ибраһим улы. Җитәкче фикеренчә, 2 сентябрь – коллектив өчен икеләтә бәйрәм. Бер­дән, рәсми һөнәри дата. Икенчедән, сентябрь – биналарга, мәгариф учреждениеләренә олысын-кечесен куандырып, җылылык җибәрү ае. Хезмәт бәйрәме. Идарә бу җаваплы чорга ягу сезоны төгәлләнүгә әзерләнә башлый. Котельныйлар, газ көйләү-бүлү пунктла­ры, җир асты һәм өсте газ­үткәргечләре һәм вентиляция, электрохимик сак­­лау җайланмалары тик­шерелә-ремонтлана яки ре­конструкцияләнә, төзек булмаганнары ачыкланып, аларны алыштыруга күр­сәтмәләр бирелә. Әлеге чаралар кулланучыларны параметры ягыннан тиешле нормаларга туры килерлек «зәңгәр ягулык» белән тәэмин итү максатыннан күрелә.

Идарәнең әлеге эшләрне тиешенчә башкару өчен әзерлекле кадрлары бар. Персоналның 70 проценттан артыграгы 20-25 ел шушы тармакта хезмәт иткән кешеләр. Коллектив дус, тату, гаилә династиясе белән эшләүчеләр дә байтак биредә. Идарә хезмәткәрләре сә­ламәт яшәү рәвеше алып бара, ел әйләнәсе хез­мәттән тыш вакытын күңелле үткәрә, спортта да, сәнгатьтә дә моңа кадәр яшеренеп яткан сәләтләре ачыла газ­чыларның. Район, “Трансгаз” системасы кү­ләмендә үт­кәрелгән ярыш-спартакиадаларда уңышлы чыгыш ясыйлар, конкурсларда катнашып беренчелеккә чыгалар. Чаңгы,

футбол, волейбол һәм башка төр спорт бәйгеләрендә зур җиңүләре бар. Кемнең мондый оешма вәкиле буласы килмәсен. Исмәгыйль Ибраһим улы­ның өстәл дәф­тәреннән кү­­­ренгәнчә, идарәгә эшкә ур­нашырга 110нан артык кешенең чират торуы шул хакта сөйли. “Без­дә кешегә кадер зур, хез­мәт, ял шартлары кү­ңелдәгечә. Һәркем хез­мәтеннән тәм таба, эш урыны белән горурлана, җи­тәкчеләрдән уңуы турында әйтә”,– ди 24 ел токарь булып эшләүче Илгизәр Ягъфәров. Быел һө­нәри бәйрәмнәре уңа­еннан 2 эшче – “Транс­газ”ның, 8 кеше муниципаль районнарның Мак­­­тау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына тәкъ­дим ителгән. Алар ара­сында Сабадан слесарьлар Фәнис Тимергалиев белән Фидаил Баһманов та бар. Әлбәттә, биредә мактап кына тормыйлар, таләпчәнлек һәм җаваплылык та зур. Газчылар үтеп киткән ягу сезонын хәвеф-хә­тәрсез төгәлләделәр, ал­дагысында да “ЧП”лар булмаска тиеш. Шул максаттан инженер Алмаз Нәбиуллинның 5 районнан килгән инженер-техник хезмәткәрләрдән бик җитди имтихан алган чагына туры килдек. Коллектив озакламый башланачак ягу сезонында барлык кулланучыларны челтәрле газ белән тоткарсыз тәэмин итү, ава­рияләрсез эшләү­не бурыч итеп куя.

 

 

Фәнил Мәүлетов. Автор фотолары

 

Чыганак: "Саба таңнары" газетасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев