Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабадагы “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” күчмә фотокүргәзмәсенә килегез

Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә "Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар" дип аталган күчмә фотокүргәзмә үтә. Чара "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең "Тарихи хәтер" проекты кысаларында оештырылды. Күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора.

Хәзерге вакытта күргәзмә Саба районында - Балалар иҗат үзәге бинасының 2нче катында эшди. Анда һәр районнан берәр солдат хаты сугыш елларын хәтерләткән фотоэскизлар фонында бирелгән. Безнең районнын Алан-Елга авылында туган, 1941 елда фронтка алынган Кәрим Галимуллинның хатыны Нурсабахка язган хаты куелган. Фотокэргәзмәне бездән Балтач районы кабул итеп алачак. Күргәзмә белән танышып калырга ашыгыгыз. Бүген анда Шәмәрдәр лицееның "Юнармиячеләр" отряды булды, шулай ук район ветераннар советы да өлкәннәр белән экскурсия оештырды. Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре тормышка ашыра.

Фәнил Мәүлетов фотолары

http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев