Сабада йөзү түгәрәгенә йөрүче балалар республика беренчелегендә 4 алтын медаль яулады
25-27 май көннәрендә Минзәләдә йөзү буенча республика беренчелеге узды.
Чемпионатта 15 районнан 152 яшь спортчы катнашты. Район балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенең йөзү түгәрәгенә йөрүче 7 бала катнашып 4 алтын, 4 бронза медаль алып кайттылар. Тренерлары Гөлназ Сафинаны һәм яшь спортчыларны тәбриклибез. Алга таба да җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев