Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада язгы кыр эшләренең барышы

Саба районы кырларында 2020 елгы язгы кыр эшләренә керештеләр. 23 мартта беренче булып «Мөхәммәтшин З.З.» крестьян-фермер хуҗалыгы күпъеллык үлән чәчүлекләрен «Туман-2М» агрегатында минераль ашламалар белән тукландыра башладылар.

 2020 елның 25 мартыннан ҖЧ «Саба» җәмгыятенең Сатыш, Кибәче бригадалары керештеләр һәм аларга ҖЧ «Урта Саба» җәмгыяте , «Мәртен агрофирмасы», ҖЧ «Юлбат» җәмгыяте, Кильдебәк бригадасы, ҖЧ «Шытсу» җәмгыяте, ҖЧ «Саба» җәмгыятенең Кибәче бригадасы кырларындагы агрегатлар кушылды. Көзге культура чәчүлекләрен минераль ашламалар белән тукландыруда эшләр алып барыла. Күпьеллык үлән басуларын тырмалауга керештеләр. Бүгенге көндә 10 мең га күпъеллык үлән, 3,5 мең га көзге культуралар тукландырылды, 2,5 мең га мәйданда күпъеллык үлән һәм 500 га туңга эшкәрткән җир тырмаланылды.

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

 

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев