Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада янгын булды

Узган якшәмбәдә, 20 октябрьгә каршы төндә Байлар Сабасының Озерная урамындагы йортта янгын килеп чыкты. Нәтиҗәдә йорт яшәү өчен яраксызга әйләнде. Янгынның килеп чыгуы сәбәпләрен ачыклау максатында тикшерүләр алып барылды.

МЧСның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча Саба һәм Теләче районнары  бүлегеннән әйтүләренчә, районда  ел башыннан  алганда  15 янгын  очрагы теркәлгән. Бу – былтыргының  шул  чоры күрсәткеченнән 2гә күбрәк. Утны сүндерүгә кара­ган­да, булдырмый  калуы  җиңелрәк  икәнлеген ис­тән  чыгармыйк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы­ хезмәткәрләре  кышкы  ягу сезоны башланган чор­да ягу  мичләренең, төтен юлларының,  газ, электр при­борларының төзеклеген даими тикшереп торырга, го­мумән, янгын  куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен   төгәл үтәргә кирәклеген искәртә. Уттан берни дә калмый. 

 

Реклама

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев