Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада яңа ачылган модульле базада чаңгылар прокатка бушка бирелә

Республика программасы буенча Татарстанда киләсе елга тагын 15 база ачылачак.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Республика программасы нигезендә төзелә торган модульле чаңгы базаларының чираттагысы кичә Саба районында ачылды. Көтеп алынган бәйрәм хөрмәтенә район күләмендә чаңгы ярышлары да уздырдык, кечесе дә, олысы да чаңгыга басты, дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов.

"Сабаның чаңгы базасы уңайлы урында урнашкан. Биредә 5 чакрым озынлыктагы трасса бар иде инде. Быел аны тулысынча яктыртып та чыктык. Инде модульле база төзелү әлеге спорт төренә булган игътибарны тагын да арттырырга мөмкинлек бирә, шөгыльләнергә уңайлы шартлар тудыра", - диде Ирек Гарипов.

Аның сүзләренчә, бәйрәм хөрмәтенә район халкына Яңа елга кадәр базадагы чаңгыларны бушлай прокатка алу мөмкинлеге дә тудырылган. Аннары бераз түләү кертеләчәк.

"Трасса шул ягы белән дә үзгә, биредә җәен йөгерү һәм велосипедта йөрү өчен уңайлы аслык түшәдек. Алга таба җәен прокатка велосипед бирүне дә планлаштырабыз", - диде бүлек җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, республика программасы буенча быел 11 база Казан һәм Чаллыдан тыш Әгерҗе, Әлмәт, Әлки, Алабуга, Кукмара, Минзәлә, Саба, Спас, Ютазы районнарында ачыла. Модульле базаларга урын сайлаганда район һәм шәһәрләрнең чаңгы спортындагы уңышлары һәм рейтингта тоткан урыны исәпкә алынган. Ә Сабада чаңгы спорты нык алга киткән. Әлеге төбәк Паралимпия чемпионы Рушан Миңнегулов һәм башка чаңгычылары белән хаклы рәвештә горурлана.

Сабада чаңгы базасы ачу тантанасында катнашкан Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вәкиле Артур Сабитов сүзләренчә, республикада киләсе елга тагын 15 база ачарга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев