Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада узган халык җыенында йөз сумны тавышка куйдылар. Бирергәме, бирмәскәме?

Ике атнага сузылган җыеннар тәмам. Барлыгы 20 авыл һәм шәһәр җирлегендә үтте халык белән очрашулар.

Җирле үзидарәләр җитәкчеләренең чыгышлары торак пунктларның тулы тормышын күзалларга ярдәм итте. Дөрес, җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләрнең барысын да һәм берьюлы хәл итеп булмас. Әмма әкренләп булса да, моңа ирешеләчәк.

Халык соравын күздә тотып, районыбыз үзәгендә башкарылган эшләрне генә алыйк. Шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов чыгышыннан күренгәнчә, Сабада машина йөртүчеләр күптән көткән ягулык салу станциясенең файдалануга тапшыруга әзерләнүе - моның ачык мисалы. Гомумән алганда, район үзәгендә мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, юллар һәм тротуарлар салу, аларны төзекләндерү, административ биналарга капиталь ремонт ясау өчен һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә барлыгы 258 миллион сумлык эш башкарылган.

Саба шәһәр җирлегендә хәл итәсе мәсьәләләр районның башка торак пунктларында яшәүчеләр өчен дә мөһим. Әйтик, инкубаторга ераклардан да киләләр, ә аңа керү юлы нормативка туры килми. "Ул территориядә хәзер өч оешмага кешеләрнең йомышы төшә, кыш көне кар чистарту техникасын да кертеп булмасмы?"- диде инкубатор җитәкчесе Рамил Фазуллин. Кош-корт асраучылар чеби-бибиләрне асфальт юлдан алып төшәргә хыяллана.

Соңгы елларда халыкның гражданлык активлыгын референдумнар да чагылдыра. "2016 елның 27 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләре буенча җыйналган 1926000 сум күләмендә үзара салымга планлаштырылганнарның барысы да эшләнде. Газовая һәм Яшьләр урамында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, Титов һәм Комаров урамнарында җәяүлеләр өчен басма төзелде. Сабинка елгасы буендагы карт агачлар киселеп, яңалары утыртылды. Шулай ук юллар һәм тротуарлар ремонтланды. 2016 елның 20 ноябрендә үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә килсәк, бүгенге көнгә халыктан 1866 мең сум үзара салым җыелды, үтәлеш 93 процентны тәшкил итә. Референдумның көн тәртибенә кертелгән эшләр 2017 ел дәвамында эшләнеп бетәчәк",- диде Расих Хәсәнов.

Җыенда, үзара салымнан тыш, нигә тагын 100 сум өстәмә акча җыела, дигән сорауны да куйдылар. Җавап кешеләрнең иң нечкә җиренә кагылышлы булды: әлеге акча зиратлар өчен тотыла. Ата-бабаларыбыз җирләнгән һәм барыбыз да барачак мәңгелек йортыбыз турында сүз барганда кем каршы килер икән! Шуңа күрә Расих Хәсәнов: "Тавышка куям, кемнәр 100 сум бирергә риза",- дигәч, залдагылар бердәм кул күтәрде.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев