Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада пенсия фондында гражданнарны кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла

Коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге Пенсия фондының территориаль органнарында кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла, дип искәртә.

"Пенсия фондына барганчы 2-36-37 телефон номеры буенча шалтыратыгыз. Шулай да, барып булмый икән, кабул итүгә алдан язылу сервисыннан файдаланып, шәхси кабинетта, Россия Пенсия фонды сайтында яки 2-36-37 телефон номеры буенча язылырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына электрон рәвештә алырга була, гражданның шәхси кабинетында сайтта www.pfrf.ru-гариза бирү кирәк булган очракта, аны сайт аша да җибәрү мөмкинлеге бар.

Игътибар итегез, җирләүгә пособие алу өчен гариза бирү хезмәте искәрмә булып тора, гариза мөрәҗәгать итү факты буенча каралачак.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз! Өйдә калыгыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

 

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев