Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада Нәүрүз бәйрәме уздырылды

"Нәүрүз мөбарәкбад" ! Бу котлау сүзе безгә борынгы бабаларыбыз авазы булып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Әлеге бәйрәм бүген безнең Сабада уздырылды. Язның карлы-буранлы көнендә Сабалылар кышны озатып, язны каршы ала! Бәйрәмнең төп кунагы Нәүрүзбикәне тамаша кылучылар елмаеп, алкышлар белән сәламләде. Ул да үзенең изге теләкләрен ирештереп, иң матур җырының...

"Нәүрүз мөбарәкбад" ! Бу котлау сүзе безгә борынгы бабаларыбыз авазы булып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Әлеге бәйрәм бүген безнең Сабада уздырылды. Язның карлы-буранлы көнендә Сабалылар кышны озатып, язны каршы ала! Бәйрәмнең төп кунагы Нәүрүзбикәне тамаша кылучылар елмаеп, алкышлар белән сәламләде. Ул да үзенең изге теләкләрен ирештереп, иң матур җырының берсен бүләк итте. Кыш бирешергә теләми, Нәүрүзбикә белән шактый гына тартышып алырга өлгерде. Бәйрәмдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов халык белән аралашып, тамашаны зур кызыксыну белән күзәтте. Берәүләр концерт караса, икенчеләр бик теләп спорт уеннарында да көч сынашты. Сабалылар өчен чүлмәк вату, кул көрәше, кашык белән су ташу, аркан тартышу, утын кисү һәм башка төрле кызыклы уеннар оештырылган иде. Халыкта Нәүрүз көнне кеше күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш, ул аның кире үзенә кайтачак диелә. Нәүрүзбикәнең килүе-җиһанда тереклекнең уянуын, киләчәккә якты ышанычның тагы да артуын хәбәр итә. Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев