Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада хезмәт ветераннарын «ТАССРның 100 еллыгы» медальләре белән бүләкләделәр

Саба мәдәният йортында районда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чара үткәрелде.

(Саба, 17 март, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба мәдәният йортында районда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чара үткәрелде. Анда мактаулы хезмәт ветераннарын юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Фойеда татар халкының борынгы һәм элекке эш-көнкүреш кораллары һәм башка экспонатлар күргәзмәсе эшләде. Аларның халыкта кулланышы белән район туган якны өйрәнү музее директоры Венера Сәгыйтова таныштырды.

 

Тамаша залында иң элек ТАССР тарихын чагылдырган фильм күрсәтелде. Аннары сәхнәгә мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе талантлары чыкты. Тантана район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгышы белән дәвам итте.

Соңыннан кичәне алып баручылар сәхнәгә «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек медале белән бүләкләнүчеләрне чакырдылар. Әлеге медальгә районның мактаулы хезмәт ветераннары Сабадан Велорик Вәлиуллин, Нурислам Насыйбуллин, Зөфәр Сираҗиев, Лесхоздан Флера Шәрифуллина лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев